Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Каргышка дучар булмас өчен нишләргә?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вә сәлләм: «Аллаһның ачуын үз өстегезгә алып, җәһәннәмнең интегүләрен үзегезгә якынайтып, бер-берегезгә карата ләгънәт, каргыш кылмагыз», – дигән.

Бу сүзләрнең ни дәрәҗәдә хак булуын һәркайсыбыз аңлый. Әмма көндәлек тормышыбызда моның нәкъ киресен чагылдырган мисаллар да шактый очрый. Авыздан чыккан бер кәлимә сүз аркасында каргышка дучар булмас өчен нишләргә? Ләгънәттән ничек сакланырга? «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтяхов каргышка бәйле сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Хәдисләрдә каргыш, рәнҗеш турында ниләр әйтелә?

– Каргау, рәнҗү – шәригатебез буенча тыелган гамәлләрнең берсе. Адәм баласы, нинди генә авырлыкка дучар булса да, һәрвакыт сабырлык күрсәтеп, шушы мәшәкатьләргә сабыр булырга тиеш. Ул түзмичә, кемгәдер бәддога кылып, кечкенә генә явызлык өчен дә каргап, начарлык теләү шәригатебездә гөнаһлы гамәлләрдән санала. Хәтта пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кешегә каргыш, бәддога кылмагыз. Ул каргыш күккә менәр – күк кабул итмәс, җиргә төшәр – җир кабул итмәс. Кем шушы бәддоганы, шушы каргышны теләде, шуңа үзенә әйләнеп кайтыр», – ди. Шуңа күрә әгәр кеше башка берәүне каргый икән, аның шушы каргышы, ике арада йөреп, үзенә әйләнеп кайта. Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримдә: «Кешегә изгелек теләсәң, тиз ирешер, явызлык теләсәң, акрын гына ирешер», – ди. Шуңа күрә кешегә яхшы теләсәк, ул хәерлерәк һәм дөресрәк була. Дога кылганда хәтта яндагы фәрештәләр дә: «Амин, үзең дә шул теләккә иреш», – дип утырыр, ди.

– Ни өчен каргыш ике яклы була, диләр?

– Моны болай дип аңларга кирәк. Каргышның берсе ниндидер бер сәбәп аркасында, икенчесе сәбәпсез, нахакка әйтелә. Әгәр кеше нахакка каргый икән, бу кешенең догасы кабул булмый һәм ул аның үзенә кире әйләнеп кайтачак. Әгәр кеше билгеле бер сәбәп аркасында бәддога кыла икән, ул дога кабу булырга да мөмкин. Пәйгамбәребез дә: «Рәнҗетелгән адәмнең догалары кабул булыр», – ди. Телен тыймыйча, адым саен кешеләрне каргап йөрүчеләр бар. Бу, әлбәттә, бик зур гөнаһлардан санала. Күпләр моны аңлап бетерми. Үз каргышы үзенә әйләнеп кайткач та төшенми ул аңа.

– Каргыш җиде буынга кадәр төшә, диюләре дөресме? Ни өчен?

– Юк, каргыш җиде буынга төшә алмый. Ник дигәндә, һәр чорның – үз кешеләре. Без борынгы әби-бабаларыбыз өчен хәзерге вакытта җавап бирә алмыйбыз. Аллаһы Раббыбыз «Бәкарә» сүрәсендә: «Ул буын яшәп китте. Алар сезнең гамәлләрегез өчен җавап бирмәс», – ди.

– Үсемлек, хайваннарның да каргышы төшә аламы?

– Үсемлекләрнең каргышы төшү-төшмәве билгесез. Әмма аларның тәсбих әйтү мөмкинлеге бар. Ягъни үсемлекләр, агачлар үзләрен утырткан, чәчкән, су сипкән кешегә тәсбих әйтеп, Аллаһы Тәгаләдән аның гөнаһларын гафу итүне, әҗер-савап бирүне сорап утыралар. Хайваннарга килгәндә, пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Бер хатын-кыз мәче сәбәпле җәһәннәмгә керде, зиначы хатын-кыз эт сәбәпле җәннәткә керде», – дигән. Хайваннарның да рәнҗеше төшә. Кыямәт көнендә хайваннардан да сорау алыначак. Алар, телгә килеп, хуҗасы, аның эшләгән гамәлләре турында сөйләячәк. Хуҗасының аңа карата кылган гамәлләрен сөйләгәннән соң, ул хайваннар тузанга, туфракка әйләнерләр, ди. Гыйлем алучы бәндәләргә хәтта хайваннар да, кошлар да, балыклар да дога кылып торырлар, дигән гыйбарә яши.

– Кешене каргап, соңрак бу гамәлең өчен үкенсәң, ни эшләргә?

– Аллаһы яралткан нәрсәне каргап дога кылу – начар гамәл. Кемдер сине гаделсезгә рәнҗеткән икән, аны Аллаһның хөкеменә тапшырырга кирәк. Пәйгамбәребез: «Кемдер үзен рәнҗетүчене каргап дога кылса, кыямәт көнендә рәнҗетүченең рәнҗетелгән кеше алдында өстенлеге булыр», – ди. Шуңа күрә каргау мәсьәләсендә бик сак булырга кирәк. Нинди генә гөнаһ кылсак та, без иң беренче чиратта Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенергә тиешбез. Тәүбә намазлары укып, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларны кичерүен сорыйбыз икән, Аллаһы Тәгалә һичшиксез гафу кылыр.

– Кайчак кеше кирәксә-кирәкмәсә дә: «Мин сиңа рәнҗим», – дип әйтеп куя. Күпләр моны үпкәләгәнне белдерү өчен бер сүз итеп кенә кабул итә. Чынлыкта «рәнҗим» дигән сүз мәгънә ягыннан шул ук «каргыйм» дигән сүз белән бер үк дәрәҗәдә бит? Димәк, кеше, үзе дә белмәстән, сине каргаган булып чыгамы?

– Дөрестән дә, күпләр бу сүзне бүген кирәксә дә, кирәкмәсә дә куллана. «Бүләгемне алмасаң, рәнҗим», «миңа булышкан өчен биргән акчамны алмасаң, рәнҗим» ише сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ислам динендә мондый сүзләр куллану тыела. Рәнҗү ул – шул ук каргау. Шуңа күрә ниндидер авырлыкка дучар булсак та, моны Аллаһы Тәгаләгә тапшырырга кирәк. Берәр кеше белән низагка керсәң дә: «Аллаһы – белүче», – дип кенә калдыру хәерле. «Рәнҗим» сүзен ычкындырганчы, җиде кат уйлап, бер кат кисәргә кирәк. Пәйгамбәребез: «Мөселман ул – шундый бәндә: кемнең кулыннан да, теленнән дә башкалар зыян күрми», – ди. 

Динә Гыйлаҗиева

Чыганак: Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев