Дин

Кама Тамагы районы Иске Казиле авылы мәдәният йортында “Рухи хәзинәбез” кичәсе үткәрелде + фото

Иске Казиле авылы мәдәният йортында татар халык авыз иҗатын пропагандалау, күңел җәүһәрләрен саклау, буыннан-буынга җиткерү максатыннан "Рухи хәзинәбез" дип исемләнгән мөнәҗәт һәм бәетләр әйтү кичәсе үткәрелде. Кичәне Коръән сүзе белән Сания Зыяфәтова ачты. Аннан һәркем үзе белгән һәм яратып әйткән бәет-мөнәҗәтләрне тәкъдим итте. Аеруча да матур, моңлы тавыш белән мөнәҗәт...

Иске Казиле авылы мәдәният йортында татар халык авыз иҗатын пропагандалау, күңел җәүһәрләрен саклау, буыннан-буынга җиткерү максатыннан "Рухи хәзинәбез" дип исемләнгән мөнәҗәт һәм бәетләр әйтү кичәсе үткәрелде.

Кичәне Коръән сүзе белән Сания Зыяфәтова ачты. Аннан һәркем үзе белгән һәм яратып әйткән бәет-мөнәҗәтләрне тәкъдим итте. Аеруча да матур, моңлы тавыш белән мөнәҗәт әйткән Минзилә Шәйхетдинова чыгышы күңел кылларын нечкәртте. Ул шулай ук үзе язган бәетне дә укыды.


Нет комментариев