Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Изге көннәр дәвам итә

Мөселман календаре буенча Шәүвәл ае бара.

Изге Рамазан ае тәмамланганга да егерме көннән артык. Шулай да, “Уразада түгелме соң” дип, әле һаман да авыз чайкаганда шикләнеп куела. Мөбарәк ай безгә ризыкның, суның, бер-беребезнең кадерен белергә, начар гадәтләрне, нәфесне тыеп, изгелекләр кылырга, сабыр, юмарт булырга өйрәтте. Ахшам вакытына туган-тумача, тирә-күршеләрне, дус-ишләрне чакырып, бергә ифтар кылдык. Бу күркәм гамәлләр авылларда да, район үзәгендә дә үткәрелде. Ифтар мәҗлесләре оештыруда ярдәм иткән иганәчеләр, эшмәкәрләр, хәйриячеләрнең барысына да олы рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Изге көннәребез дәвам итә. Шәүвәл аенда да алты көн ураза тотарга мөмкин. Аны гаеттән соң өч көн узгач, тоташтан түгел, көнләп-көнләп тотарга була, берничә көн рәттән тоту да саваплы.

Кем Рамазан аенда һәм Шәүвәл аеның алты көнендә ураза тотса, гомере буе ураза тоткан кебек булыр дигән рәсүлебез. Тоткан уразаларыбыз, биргән фитыр сәдакаларыбыз, кылган изгелекләребез кабуллардан булсын. Ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләп, бердәм догада яшик.

Галимулла Яруллин, район мөхтәсибе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев