Иң яхшы абыстайны билгеләделәр
Дин

Иң яхшы абыстайны билгеләделәр

27 октябрьдә Казанда тантаналы чара - "Иң яхшы абыстай-2015" республикакүләм бәйге узды. Бәйгедә катнашу өчен мәчетләр каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәпләре һәм мәдрәсәләрдә укытучы хатын-кызлар чакырылды. Әлеге чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге; Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды ярдәме белән Татарстан Мөселманнар берлеге оештырды. Проектның программасы...

27 октябрьдә Казанда тантаналы чара - "Иң яхшы абыстай-2015" республикакүләм бәйге узды.


Бәйгедә катнашу өчен мәчетләр каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәпләре һәм мәдрәсәләрдә укытучы хатын-кызлар чакырылды. Әлеге чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге; Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды ярдәме белән Татарстан Мөселманнар берлеге оештырды.


Проектның программасы мөгаллимә-остаз хатын-кызларның абруен арттыру, мәдәни йолаларны яңартуга, дини тәрбияне үстерүгә юнәлдерелгән иде.

"Иң яхшы абыстай-2015" бәйгесендә гран-прига Вәсилә Рәхимова лаек булган.

http://intertat.ru


Нет комментариев