Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Гыйлем алу – фарыз гамәл

Көзнең дә бер ае үтте. Бакча-кырлардан уңыш җыелып, кышка әзерләп куелды. Үзебезгә кулланырга насыйп булсын!

Вакытны бушка сарыф иткәнче, файдалы итеп үткәрергә язсын. Мәчет-мәдрәсәләр каршында ел саен оештырылып килгән уку курслары үз эшен башлап җибәрүгә әзер. Мөгаллимә Фәридә Рәмиева атнаның һәр чәршәмбесендә дәресләр үткәрә. Гарәпчә укырга өйрәнү белән бергә әдәп-әхлак сабаклары да бирелә. Гыйлем әдәп-әхлакны да күзаллый. Балага гыйлем бирү, гореф-гадәтләребезне яшь буыннарга тапшыру – әби-бабай, ата-ананың мәҗбүри бурычы, чөнки милләтебезнең киләчәге бүгеннән үк тәрбияләнә. Ә моның өчен ата-ананың  аң-белемгә омтылышы булу кирәк. Бишектән алып ләхеткәчә белем ал, диелә. Гыйлем алырга беркайчан да соң  түгел, ул безгә фарыз буларак мирас итеп калдырылган.

Узган пәнҗешәмбедә район үзәгендәге үзәк мәчеттә укытучы-мөгаллимәләр катнашында шул хакта сөйләшү булды. Мөхтәсиб Галимулла хәзрәт, сүзен догадан башлап, укуларга чикләүләр юклыгын әйтте. Октябрь ахырында ТР Мөфтиятендә дә мөгаллим-мөгаллимәләр җыены булачак, инша Аллаһ. Мәчетнең имам-хатыйбы Рафаил хәзрәт Коръән Кәримнән кыска аятьләр, сүрәләр укыды, илгә-көнгә иминлек, тынычлык урнашуын теләп дога кылынды. Дөньябыз имин һәм дә сәламәт булса иде.

Мөнирә Хәмидуллина, остабикә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев