Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Гыйлем эстәү – фарыз гамәл

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с. г. в) үзенең бер хәдисендә "Кытайга барып булса да белем алыгыз"дигән.

Әлхәмдулилләһи шөкер, бүгенгесе көндә теләге булган һәркемгә дини белем алу өчен ерак та китәсе түгел. Күрше Буа районында республикабызның иң борынгы дини уку йортларының берсе - 1805 елны ачылган мәдрәсә бар. Биредә заманында татар халкының күп кенә танылган дин әһелләре, мәдәният, мәгариф һәм фән эшлеклеләре укый. Алар арасында Һади Атласи, Зариф Бәшири, Гомәр Толымбай, Бакый Халидов, Габдрахман Таһирҗанов, Ибраһим һәм Касыйм Биккуловлар, Гарифҗан Вәлиди, Шакир Мөхәммәдиев, Фатих Мортазин, Камаретдин Салихов һ.б. Ул заманында иң танылган мәдрәсәләрдән була. Совет елларында ябыла. 1997 елны яңадан үз эшчәнлеген башлый.
Бу көннәрдә редакциядә кунакта Буа мәдрәсәсе директоры, тарих фәннәре кандидаты Рәшид хәзрәт Маликов булды. Без мәдрәсәдә уку-укыту тәртибе, андагы шартлар, нинди белгечлек алып чыгу мөмкинлеге турында кызыксындык.
-Бездә уку- укыту Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2009 елның 6 октябрендәге 322391нче лицензия һәм Устав нигезендә алып барыла. Максатыбыз - яшьләргә дини һәм дөньяви белем бирү, җәмгыятебезгә кирәкле әхлаклы, белемле яшь буын тәрбияләү, дини һәм дини булмаган оешмалар, уку йортлары өчен квалификацияле белгечләр әзерләү. Мәдрәсәдә югары дини һәм дөньяви белемгә ия булган мөгаллимнәр укыта. Уку - укыту көндезге һәм кичке бүлекләрдә алып барыла.
Көндезге бүлеккә 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлаган егетләр алына. Мәдрәсәдә уку, яшәү һәм ял итү өчен барлык шартлар тудырылган. Шәкертләргә тулай торак, көненә 3 тапкыр туклану, китапханә, спорт залы, бассейн каралган. Шулай ук автомобиль йөртү таныклыгы (А,В,С категориясе), 9 сыйныфтан соң килүчеләргә урта белем турында аттестат бирелә. Уку вакыты 3 ел.
Мәдрәсәне тәмамлаучыларга "Имам-хатыйб", "Ислам дине фәннәре һәм гарәп теле укытучысы" белгечлеге буенча диплом бирелә, эш белән тәэмин ителә һәм Татарстанның югары уку йортларында укуларын дәвам итү мөмкинлеге тудырыла.
Кичке бүлеккә барлык теләүчеләр кабул ителә. Биредә ислам дине нигезләре, гарәп теле, әхлак укытыла. Укулар октябрь аеннан май аена кадәр.
Рәшит хәзрәт билгеләп үткәнчә, укырга чит төбәкләрдән, әйтик Ульяновск, Пенза, Чувашиядән дә киләләр икән.
Безнең районнан да бу мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләрнең шактый күп булуы күңелне сөендерде. Алар район үзәге, Затон, Кирельск, Шәпкәдән. Бу мәдрәсәне тәмамлаучы, бүгенге көндә район үзәгендә имам- хатыйб вазыйфасын башкаручы Раил хәзрәт Сабитов та уңай фикерләрен әйтте. "Күңелендә иман нуры булган яшьләргә биредә укырга тәкъдим итәм. Анда вакыт кызыклы һәм файдалы үтә, һич үкенмәссез."
Әгәр сез дөнья һәм ахирәтне тигез кайгыртып яшәргә, дин юлына ныклап басарга уйлыйсыз икән, Буа мәдрәсәсенә рәхим итәргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев