Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Дин әһелләре белән очрашу

Узган сишәмбедә МР хакимиятенең киңәшмә залында ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз район имамнары белән очрашты. Әүвәл МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев имамнар белән террорлыкка каршы куркынычсызлык хакында сөйләште.

Аннан соң Илдус хәзрәт Президентлар тарафыннан тарихи һәм мәдәни-мирас елы, Татарстанда Коръән елы игълан ителүе хакында әйтеп үтте. Тарихка күз салсак, изге Коръән китабы моннан 225 ел элек әби патша, ягъни Екатерина II тарафыннан типографик ысул белән бастырылып, мөселманнарга бүләк ителгән. Бабаларыбызның Коръән китабына гашыйк булулары авыр чорларда да яшәргә өмет уяткан, мәчетләр төзегәннәр, димәк Аллаһы Тәгаләгә хөрмәт белдергәннәр.

Аннан соң ул Мәүлид ае уңаеннан кыска мәүлид укыды. 20 февральдә Казанның Тинчурин театры бинасында республика күләмендә Мәүлид бәйрәме узачагын, безнең районнан да имамнарның чакырылуын хәбәр итте. Соңыннан бергә җыелып сөйләшү мөмкинлеге булдырган өчен МР башлыгы Зөфәр Гарәфиевка рәхмәт әйтте, Галимулла хәзрәткә районның имам-мөхтәсибе вәкаләтләрен раслаучы шәһадәтнамә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев