Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

2013 елда хаҗны оештыру турында

Россия Федерациясе хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча комиссия мәгълүматларына караганда, 2013 елда Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга 16400 кеше барачак. 2013 елда дөньяда короновирус инфекциясенең 81 очрагы теркәлгән, шуның 45е кеше үлеме белән тәмамланган. Иң күп авыручылар Согуд Гарәбстанына туры килә. Согуд Гарәбстаны Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәтлек саклау Бөтендөнья оешмасына...

Россия Федерациясе хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча комиссия мәгълүматларына караганда, 2013 елда Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга 16400 кеше барачак.
2013 елда дөньяда короновирус инфекциясенең 81 очрагы теркәлгән, шуның 45е кеше үлеме белән тәмамланган. Иң күп авыручылар Согуд Гарәбстанына туры килә. Согуд Гарәбстаны Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәтлек саклау Бөтендөнья оешмасына 66 очрак турында мәгълүмат биргән, 38ендә кешеләр үлгән, шул ук вакытта көнчыгыш провинциясендә килеп чыккан авыру үзәк һәм көнбатыш регионнарга да таралган. Хәзерге вакытта Бөекбритания, Франция, Тунис, Италия, Иордания һ.б.кайбер илләрдә бу инфекция очраклары расланган.
Моннан тыш, Россия МИД аша алынган Эр-Риядтагы вәкиллек мәгълүматлары буенча Денге бизгәге авыруы буенча хәл куркыныч тудыра. Аның таралу темпларында эпидемия үзлекләре бар- һәр атна саен 150-250 яңа авыру очраклары теркәлә.
Хәл шуның белән катлаулана, Согуд Гарәбстанына ел саен хаҗ кылуга 6 млн.кеше килә. Моннан тыш хәзерге вакытта анда 7,5 млн. хезмәт мигранты рәсми теркәлгән, әле легаль булмаган мигрантлар да күп. Шуның өстенә антисанитар шартларда качаклар лагерьларыннан качкыннар да килә.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәрендәге территориаль бүлеге, Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә санитария таләпләрен саклауны тәэмин итү максатларында хаҗ кылырга планлаштырган гражданнар өчен тәкъдим итә:
-даими рәвештә инфекция һәм бизгәк йоктыру мөмкинлеге турында истә тотарга, кешеләр күп җыелган урыннарда шәхси профилактика чараларын сакларга;
-роспотребнадзорның хаҗны оештыручыларга биргән махсус инструкцияләрен игътибар белән өйрәнергә;
-билгеләнгән срокларда виза алганчы менингитка каршы прививка ясатырга;
-дәүләт чиге аша узганда үткәрү пунктына бирү өчен вакцинация турында халыкара таныклык алырга;
-38-40 температура, хәлсезлек булганда, буыннар һәм баш авыртканда үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмичә шунда ук медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев