Искә алып
Кичә район үзәгендә сугышчан гамәлләрдә катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Сугышчы-интернационалистлар һәйкәл ачу тәкъдиме белән чыккан иде.
Яңа ел алдыннан һәйкәл ачылышына солдатлар батырлыгын искә алырга Бөек Ватан сугышында катнашучылар, әфганчылар, аларның ата-аналары, укучылар, хезмәт коллективлары вәкилләре, район хезмәте җитәкчеләре килгән иде. Чараны МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев ачып, яхшы идеяләре өчен...