8 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Мин сайлауга барам!
Нурания Закирова, пенсионер. 13 сентябрьдә республикада мөһим вакыйга - ТР Президентын сайлыйбыз. Бу чарадан читтә калырга ярамый, шуңа күрә сайлауларга барам, берүк вакытта бу минем гражданлык бурычым да. Мин сайлауда катнашып, теге яки бу кандидатны яклап, үз фикеремне әйтергә тиешмен. Сайлауларда халыкның иреге чагылыш таба һәм илебезнең иҗтимагый- сәяси тормышындагы...
-
Яшьләр өчен үрнәк сез!
Быел районда үзләренең 90 яшьлек олуг юбилейларын билгеләп үтүче бәхетле өлкәннәрнең берсе- Балчыклы авылында гомер кичерүче Зәйтүнә әби Зәйнуллина. Бүгенге көндә алар тигезлектә- сугыш ветераны Габделһади бабай белән улы һәм кызы тәрбиясендә яшиләр. Зәйтүнә Зәйнетдин кызы Зәйнуллина 1925 елның 6 сентябрендә Балчыклы авылында туган. Аңа мәктәпнең бары тик дүрт сыйныфын...
-
Кагыйдәләрне җирдә дә, елгада да сакларга кирәк
Чираттагы киңәшмәдә Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Нияз Нуриев кечкенә судно хуҗаларының еш кына кагыйдәләр бозуына игътибарны юнәлтте, алар суднолар йөрү юлында балык тота. Җәй айларында шундый хокук бозучыларга җиде беркетмә төзелде. Әмма ул гына балыкчыларны туктатмый. Көндез суднолар закон бозучыларны күрсәләр, төнлә радар сигналына гына ориентлаша ала. Әмма мондый...
-
Салымнарны вакытында түләгез!
Татарстан Республикасы салым органнары республикада яшәүчеләргә искәртә - салымнарны түләү вакыты чыкканчы түләргә кирәк. Агымдагы елда милек салымын түләү вакыты 1 октябрьгә кадәр. Барлык төр салымнар өчен (физик затлар милкенә салым, транспорт һәм җир салымы) түләү вакыты бер булганлыктан, аларны бер вакытта түләү проблемалы, берәмләп тә түләргә мөмкин. Салым түләү...
-
Талантлар ярминкәсе
Тәмте урта мәктәбендә "Мин талантлы!" тематик дәресләре һәм тәрбия чаралары кысаларында ата-аналар белән бергә "Талантлар ярминкәсе" класстан тыш чарасы үткәрелде. Укучыларның ата-аналары һәм мәктәп чыгарылышлары катнашучыларга мастер-класслар күрсәтте, эшләнмәләрне үзләренә ясарга тәкъдим итте. Ярминкәдә катнашкан ата-аналар өчен балалар аеруча да шатланды. Тулырак мәгълүматны газета сайтыннан укыгыз.
-
Башны яхшырак эшләтү өчен А. Эйнштейнның берничә киңәше
Баш миенең эшчәнлеген яхшырту өчен дөньяда иң акыллы кешеләрнең берсе А. Эйнштейнның берничә киңәше. Күзәтергә өйрән. Моның өчен көне буе вак-төяк әйберләргә игътибар итеп йөр. Мәсәлән, бөтен җирдән кызыл төстәге әйберләр эзлә. Сизү органнарының берсен кулланмый йөреп кара. Мәсәлән, күзеңне йомып аша яки өй эшләре башкарганда колакларыңны томалап кара. Хикәя...
-
Буяу савытыннан шикләнәләр, намаз калдырудан курыкмыйлар
Ни өчен үлгән кешенең кабер ташына фотосурәтен куярга ярамый? Кабер өстенә агач утырту каян килгән? Аның хикмәте нәрсәдә? Бу сорауларны без Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка бирдек. - Җәлил хәзрәт, әңгәмәне иң элек хатын‑кызга зиратка барырга ярамый дигән сүздән башлыйк әле. Кемдер ярамый ди, ә кемдер бу сүз дөрес...
-
Казанның "Синтез" командасында уйнаучы 23 яшьлек ватерполчы инфаркттан үлгән
Казанның "Синтез" ватерпол командасы һәм Россия җыелмасы уенчысы Владислав Тимаковның үлем сәбәбе билгеле булды. Ул инфаркттан җан биргән. Бу хакта экспертиза үткәргән табиб җиткергән. Аның әйтүенчә, уенчыда җәрәхәт эзләре һәм суга бату билгеләре күренмәгән. Спортчы инде хастаханәгә китергәндә үк үлгән була. Рәсми нәтиҗәләр атна азагында гына билгеле булачак. Ишеткән булсагыз,...
-
Яшәү белән үлем арасында
Балтач печән басуында вертолет 1 төн чыкты Кичә авыр хәлдәге кыйналган ханымга операция ясарга вертолетта килүче табибныӊ үзенеӊ тормышы куркыныч астында калганлыгы турында хәбәр иткән идек. Ул очып килгән вертолет койрыгы өзелгән килеш Ялтра урманына менә торган печән басуында шәхси сакчыллык оешмасы егетләре сагында бер төн «йоклады». Балтач район хастаханәсе...
-
Әбиләр чуагы быел булырмы? Синоптиклар фаразы
Әле кичә генә кояш чыгып, күңелләрне әбиләр чуагына канатландырган иде, бүген инде кабат яңгыр... Синоптиклар әбиләр чуагы сентябрьнең икенче яртысында булыр дип фаразлый. - Сентябрьдә Көнбатыш төбәкләрдә һәм Русиянең күпчелек өлешендә температура фоны уртача күрсәткечләрдән югарырак булуы көтелә. Русиянең Ауропа өлешендә, аеруча Төньяк- Көнбатыш һәм Үзәк федераль округта - норма...