Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Эш үз бизнесы

Сораулар элеккечә күп

Узган җомгада районда эшмәкәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан конференция үткәрелде. Биредә күтәрелгән мәсьәләләр ел саен үзгәрешсез кала. Элеккечә җир бирү мәсьәләсе күпләрне борчый. Узган атнада гына газетада кибет хуҗаларының гына түгел, фермерларның да җирне рәсмиләштерүдә кыенлыклар кичерүе турында язып чыккан идек. Ә фермерлык республикада өстенлекле позициядә тора. Шул ук вакытта фермерлар...

Узган җомгада районда эшмәкәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан конференция үткәрелде.
Биредә күтәрелгән мәсьәләләр ел саен үзгәрешсез кала. Элеккечә җир бирү мәсьәләсе күпләрне борчый. Узган атнада гына газетада кибет хуҗаларының гына түгел, фермерларның да җирне рәсмиләштерүдә кыенлыклар кичерүе турында язып чыккан идек. Ә фермерлык республикада өстенлекле позициядә тора. Шул ук вакытта фермерлар алдында җитештергән продуктларын сату мәсьәләсе дә кискен тора. Сөт үткәргечләре һәм пастеризаторлар булмаганлыктан, электрон торгларда катнашу өчен күнекмәләре, ә кайчак вакыт җитмәү нәтиҗәсендә алар мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм дәваханәләргә порошоклы сөт сатучы җитез поставщикларга оттыра. Бюджет оешмаларын сезонлы товарлар белән тәэмин итү дә табыш китерми. Килешүләр кварталга төзелә, ә бәяләр өч ай дәвамында ике-өч тапкырга арта. Районда зур кибет челтәре эшли башлаганнан соң азык- төлек товарлары сатучыларның да оптимизмы кимеде. Әлегә Куйбышев Затон штпда супермаркет ачып, "Уют" кибетләр челтәре һәм башка торак пунктлардагы берничә кибет кенә зур кибетләр белән "көрәшкә" чыкты.
1 гыйнварга районда 357 эшмәкәр һәм 63 кечкенә предприятие теркәлгән. Узган ел алар тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләр һәм башкарылган эшләр 747 миллион сум тәшкил итә. 1 гыйнварга кечкенә һәм урта эшмәкәрлек субъектларына район бюджетына 35 миллион сум түләгәннәр, бу үзкеремнең өчтән берен тәшкил итә. Узган ел җиде эшмәкәр генә икътисадта яңа өстенлекле юнәлешләрне үстерү өчен "Лизинг- грант" программасы буенча дәүләт ярдәме алган. Эшмәкәрләрдән район икътисадын үстерүгә өлеш кертүләрен сорау кирәкмидер, чөнки алар барысына да үз хезмәтләре белән ирешкән. Алар районда үткәрелүче барлык чараларда да спонсор ярдәме күрсәтә. Алар өчен хәйрия ят нәрсә түгел, алар чит проблемалардан читләшми. Өлкәннәргә һәм балаларга алар ярдәмгә килә. Шуңа күрә эшмәкәрләр район җитәкчелегеннән бизнесны үстерү белән бәйле проблемаларны хәл итүдә аңлау һәм ярдәм көтә.
Конференциядә МР башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов, Маркетинг-сервис бюро җитәкчесе Рәфыйк Шәйхетдинов, РФ Саклык банкының Буа бүлекчәсе вәкиле Марат Гафуров, Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов катнашты. Эшмәкәрләр конференциягә хакимият органы вәкилләренең килмәвенә канәгатьсезлек белдерде, чөнки аларны борчыган сораулар күп җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X