Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Эш үз бизнесы

Конструктив диалог кысаларында

Узган сишәмбедә ТР Министрлар Кабинетында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм хуплау мәсьәләләренә багышланган брифинг үткәрелде. Брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм аның урынбасары - эшмәкәрлекне хуплау департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин катнашты. Аерым алганда, Мидхәт Шаһиәхмәтов элек игълан ителгән барлык хуплау программаларының гамәлдә булуын хәбәр итте, игълан ителгән конкурслар...

Узган сишәмбедә ТР Министрлар Кабинетында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм хуплау мәсьәләләренә багышланган брифинг үткәрелде.
Брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм аның урынбасары - эшмәкәрлекне хуплау департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин катнашты. Аерым алганда, Мидхәт Шаһиәхмәтов элек игълан ителгән барлык хуплау программаларының гамәлдә булуын хәбәр итте, игълан ителгән конкурслар буенча заявкалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт, 125 нче бүлмә. «Лизинг гранд» программасы буенча өченче конкурс сайлап алуы дәвам итә. Заявкалар 7 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Бүгенге көнгә 335 заявка алынган. Алдагы ике этап кысаларында кергән заявкалар өченче этап заявкалары белән берләштерелгән. Җиңүчеләр 23 ноябрьдә тәмамланачак.
«Социаль бизнес» программасы буенча заявкалар кабул итү 17 сентябрьдә төгәлләнгән. Конкурс кысаларында кергән барлык заявкаларны эксперт советы тикшерәчәк һәм 9 ноябрьдә җиңүчеләр ачыкланачак.
Исегезгә төшерәбез: районның 19 эшмәкәре «Лизинг-грант» программасында отып, җиһазлар комплекты сатып алды. Быел заявкалар азрак, ике генә, әмма вакыт бар һәм эшмәкәрләр бизнесларын үстерүнең әлеге мөмкинлегеннән файдалана ала.
Эшмәкәрләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә Президент күрсәтмәсе буенча ике конкурска да алынган заявкаларга җентекле анализ үткәреләчәк. Кайбер җитди кимчелекләр ачыкланган инде. Ачыкланган бозулар буенча бюджетка акча кире кайтартыла.
Инновацияне үстерү һәм производствоны технологик модернизацияләү өчен эшмәкәрләргә субсидия бирү программасы буенча заявкалар кабул итү 13 сентябрьдә тәмамланган. Хәзерге вакытларда документларга экспертиза үткәрелә, 9 ноябрьдә җиңүчеләр ачыкланачак.
Якындагы вакытта яшьләр эшмәкәрлеген хуплауның республика программасы кысаларында «Татарстанның яшь эшмәкәре-2012» конкурсы игълан ителәчәк. Республика конкурсында җиңүчеләр «Россиянең яшь эшмәкәре-2012» конкурсының Бөтенроссия этабында катнашачак.
Икътисад министрлыгы башлыгы үзенең чыгышы ахырында эшнең эшмәкәрләр белән ачык конструктив диалог, аларның искәрмәләре һәм тәкъдимнәрен исәпкә алу, аларның проблемаларына игътибар бирү нигезендә төзеләчәген билгеләп үтте. «Кайнар линия» телефоны- 5249090.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев