Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Эш үз бизнесы

Киләчәккә өч адым

4 сентябрьдә авылара үзәк китапханәдә эшмәкәрлекне үстерү буенча иҗтимагый совет утырышы булды, анда попечительлек советы сайланды. Утырышны МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм "Маркетинг-сервис Бюро" директоры Рафик Шәйхетдинов алып барды. Рафик Әгъзам улы катнашучылар игътибарына "Районда МСП үстерү динамикасын арттыру" пилот проектының попечительлек советы турындагы положениесен тәкъдим итте. Нәтиҗәдә утырышта катнашучылар...

4 сентябрьдә авылара үзәк китапханәдә эшмәкәрлекне үстерү буенча иҗтимагый совет утырышы булды, анда попечительлек советы сайланды.

Утырышны МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм "Маркетинг-сервис Бюро" директоры Рафик Шәйхетдинов алып барды. Рафик Әгъзам улы катнашучылар игътибарына "Районда МСП үстерү динамикасын арттыру" пилот проектының попечительлек советы турындагы положениесен тәкъдим итте. Нәтиҗәдә утырышта катнашучылар 20 кеше составында попечительлек советы сайланды. Аңа район вәкилләре, зур предприятие җитәкчеләре, банк вәкилләре, эшмәкәрләр һәм җәмәгать эшлеклеләре керде. Совет рәисе итеп МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев, аның урынбасары итеп якташлык советы әгъзасы Юрий Ильин һәм МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков сайланды. Советның беренче утырышында җитди өч адым ясалды: буш торучы производство биналарына бәя бирергә; кече һәм урта бизнес эшчәнлеге юнәлешендә өстенлекләрне билгеләргә; эшмәкәрләрнең сайланган юнәлешләрдә һәм нинди мәйданда эшләргә теләүчеләрен ачыкларга. 1 октябрьгә кадәр бизнесны үстерү ягына адым ясарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев