Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Эш үз бизнесы

Эшмәкәрләр өчен яңа мөмкинлекләр

Кичә районда эшмәкәрләр Икътисад министрлыгы, эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге, район хакимияте вәкилләре белән очрашты. Аксубай, Нурлат, Кайбыч, шул исәптән безнең район кече һәм урта бизнесны үстерү динамикасын арттыру буенча республиканың пилот проектына кертелде. Проектның максаты - 2016 елга эшмәкәрлектә җитештерү күләме әйләнешен 30-45 процентка арттыру. Утырышны ТР икътисад министры Мидхәт...

Кичә районда эшмәкәрләр Икътисад министрлыгы, эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге, район хакимияте вәкилләре белән очрашты.

Аксубай, Нурлат, Кайбыч, шул исәптән безнең район кече һәм урта бизнесны үстерү динамикасын арттыру буенча республиканың пилот проектына кертелде. Проектның максаты - 2016 елга эшмәкәрлектә җитештерү күләме әйләнешен 30-45 процентка арттыру. Утырышны ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов алып барды. ТР кече һәм урта бизнес ассоциациясе директоры Рафик Шәйхетдинов район мөмкинлекләре, эшмәкәрлек эшчәнлегенең төп юнәлешәләре утрында сөйләде. Мидхәт Рәфкатъ улы бүген безнең бурыч республика программасына керергә һәм барлык әйтелгәннәрне практикага куярга кирәклеген билгеләп үтте. Хәзерге сәяси шартларда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үз эшчәнлекләрен тагын да активлаштырырга кирәк. Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасында катнашучылар буларак, фермерлар эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәгеннән ярдәм алырга мөмкин, бу бизнесны үстерү өчен сизелерлек преференция бирә. Тәкъдимнәр һәм мөмкинлекләр белән Минсельхоз һәм Минэкономика cайтларында танышырга мөмкин. Алты зонада авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне хуплау сыйфатында авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү үзәкләре булдырылган. Тулаем алганда, эшмәкәрлекне үстерүнең төп юнәлеше җитештерүгә, районнарда җитештерү мәйданнары (ҖМ) булдыруга, мәйданнар булдыруга резидентлар сайлауга, идарә компанияләре яки ҖМ координацияләү үзәкләре булдыруга юнәлдереләяәк. Икътисад министры ярдәмне муниципаль гына түгел, шәхси ҖМ да алачаккка игътибарны юнәлдерде. Мәйданнар резидентлары өчен чыгымнарның бер өлеше җиһазалр сатып алу белән капланачак. ҖМ резидентлары һәм тотучылары өчен мөмкинлелкәр турында "ТР эшмәкәрлекне хуплау үзәге" директоры Артем Наумов, ТР икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин сөйләде. Эшмәкәрләр Андрей Татьянчиков, Наил Вазыйхов шундый мәйданчыклар булдыру буенча үз эшләнмәләре турында сөйләде, Наил Сиразаев бу юнәлештә үз планнары белән уртаклашты. МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков районда ҖМны үстерү эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Әлеге эшлекле очрашу эшенә йомгакны МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев ясады. Ул район эшмәкәрлегенең барлык спектлары өчен бу мәсьәләдә районның киләчәген билгеләп үтте. Әлеге очрашу эшендә ТР Президенты каршында эшмәкәрләр хокукын яклау уполномоченные Тимур Ногманов, кече һәм урта бизнесны хуплау ассоциациясе рәисе Хәйдәр Хәлиуллин, предприятие җитәкчеләре, авыл һәм җирлек башлыклары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X