Файдалы мәгълүмат рубрикасы буенча яңалыклар
-
Физалис — помидорның туганы
Аның җимешләре фонарьлар кебек, тышча эченә яшеренгән. Атамасы да шуннан алынган, физалис — грекчадан “куык” дигәнне аңлата. Аның декоратив төрләре дә бар, аларын ашарга ярамый. Мондыеның фонарьлары кызгылт сары төстә, ут кебек янып тора. Аны кышкы букетлар ясаганда кулланалар.
-
Пешерелгәне файдалырак
Яңа өзелгән яшелчә, җиләк-җимеш иң файдалы ризык санала. Галимнәр исә башка фикердә.
-
Кабак орлыгында кеше өчен барлык кирәкле элементлар бар
Кабак төшендә нинди витаминнар булуы һәм организмга ничек тәэсир итүе хакында таныштырып китәбез.
-
Алмалар өлгерде. Алмадан кайнатма, компот әзерлибез
Быел алма бигрәк тә күп булды. Кайбер бакчачылар аларны кая куярга белми аптырый. Бер караганда, теләгең һәм вакытың булса, аңардан нәрсә генә эшләп булмый бит. Рәхим итеп сок та чыгар, компотын, кайнатмасын кайнат, кышка алма бәлеше ясар өчен киптереп куй, кагын кой, мармелад, повидло яса, бәлеш пешер.
-
Кыярның кабыгын әрчеп ашарга кирәкме?
Табиб-токсиколог, медицина фәннәре кандидаты Михаил Кутушов кыярның кабыгын әрчеп ашау турында аңлатты.
-
Помидор картаюны акрынайта, йөрәкне дәвалый, кәефне күтәрә
Глюкоза, фруктоза, органик кислоталардан: кузгалак, лимон, янтарь, алма, шәраб кислоталары, пектин, С, Е һәм В төркеменә керүче витаминнарга бай помидорда кан ясалышында катнашучы фолий кислотасы да күп. Моннан тыш аның составында күзләргә уңай йогынты ясаучы каротин да бар.
-
Кишер яфрагы белән помидор маринадлау ысулы
Блогер Рәмзия Әхмәдуллина рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез. «Әлеге рецепт буенча күпме ясасам да, Яңа елга кадәр бетә», — ди ул.
-
Помидорлар тизрәк кызарсын өчен киңәшләр
Үз бакчабызда үстергән помидорлардан тизрәк авыз итәсе килә дә... Помидорлар гына кызарырга бик ашыкмый. Моны тизләтүнең берничә юлы бар.
-
Сарымсактан бушаган түтәлгә нәрсә утыртырга?
Сарымсак җәй урталарында өлгерә, аны алгач түтәл бушап кала. Бу урынга яшел тәмләткечләр, укроп, петрушка, салат яки пекин кәбестәсе утыртып куярга була. Киңәшләр сайтында шул хакта язылган.
-
Ташкабак белән кыяр тозлау ысулы
Бакчада ташкабакның котырып үскән чагы. Кыярлар да байтак. Шулай икән, уңышны әрәм итмичә, эш итеп куйыйк!
-
Җиләге дә, яфрагы да файдалы
Кура җиләге салицил кислотасына бай. Ул ялкынсынуларга каршы көрәшә, тән температурасын төшерә.
-
Кура җиләге белән бөтнектән кайнатма ясау ысулы
500 г кура җиләге, 250 г шикәр комы, бөтнек кирәк булачак.
-
Кузгалак 1001 авырудан дәва
Кузгалак – витаминлы, файдалы үлән. Ул ашкайнату системасына уңай йогынты ясый, бавыр һәм үт куыгы эшчәнлеген яхшырта. Кан агуны туктата, азканлылыктан, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан ярдәм итә. Шулай ук тире авыруларыннан, кычытудан булыша, аллергиядән коткара.
-
“Бәрәңге туфрак җылынмыйча тишелми”, ди халык синоптигы
Күпләр май бәйрәмнәрендә бәрәңге утыртты. Әле өлгерми калучылар да бар. Баксаң, бәрәңге җир җылынмыйча тишелми икән. Балтач районының Яңгул авылында яшәүче синоптик Әмир Шәрәфиев шулай, ди. Аның сүзләренчә, әлегә явып торган яңгырлар бик шифалы.
-
Суган утырту серләре
Суганны су киткәч үк утырт, дигән гыйбарә бар. Әмма бик иртә утыртырга тырышудан да мәгънә юк, югыйсә көпшә җибәрергә мөмкин. Моның өчен иң яхшы вакыт– май башлары.