27 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Казан танк училищесындагы палаткалы лагерендә булды
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан танк училищесы оештыра торган хәрби частьләр урнашкан палаткалы лагерьда булды. Ул мобилизацияләнүчеләр белән аралашты, туклану сыйфаты һәм палаткалы лагерьда тору шартлары белән кызыксынды. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
-
28 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
Иртәгә болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән томан фаразлана. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Җилнең тизлеге төнлә урыны белән секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
-
Мобилизациядән азат итүче авырулар исемлеге басылып чыкты
РФ гражданы сәламәтлеге торышы буенча мобилизациядән кичектерү алырга мөмкин. Авыруларның махсус исемлеге бар, военкоматлар каршындагы медицина комиссияләре шуңа таяна.
-
Исән-сау әйләнеп кайтыгыз
27 сентябрьдә Кама Тамагында өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылучыларны озату булды.