27 февраль 2015 яңалыклары
-
Иң яхшы вожатый
27 февральдә балалар музыка мәктәбендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган "Иң яхшы вожатый" конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Анда районның төрле мәктәпләреннән 9 отряд вожатые катнашты. Уңган, сәләтле, позитив укучылар балалар коллективы белән идарә итүләрен күрсәтте, түбән сыйныф укучылары гына түгел, аларның укытучылары да һәм вәкаләтле жюри да алар белән...
-
Чаңгы ярышларында катнашты
Пенсионерлар союзының район бүлеге активистлары Кече Салтыктан Надия Нургалиева һәм Кама Тамагыннан Александр Захаров Яшел Үзәндә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган республика чаңгы ярышларында катнашты.
-
Машинаңны сәүдә үзәге янында калдырма
Хәзер машинаңны кибет янында калдыру да куркыныч. Ник дигәндә, башка еллар белән чагыштырганда 2014 елда зур сәүдә үзәкләре яныннан машинаны урлап китү очраклары кискен арткан. Ә бит әле былтыр гына мондый очраклар бөтенләй күзәтелмәгән. Бу хакта бүген Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта хәбәр иттеләр.
-
Сак булыгыз!
Кышын көннәр җылыта башлау белән, түбәдәге боз сөңгеләре, кар өемнәре баш бәласенә әйләнә. Халык әйтемен үзгәртеп, яңа күлмәгеңне - алгач ук, ә башыңны кышын сакла, диясе генә кала.
-
Эшчәнлеккә йомгак ясалды
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә МР башкарма комитет җитәкчесе Павел Лоханов катнашында отчет җыелышы үткәрелде. Җыелышка МР башкарма комитеты җтиәкчесе урынбасары Илдан Шәйморзин, сугыш һәм хезмәт ветераннарының район советы рәисе Фаягөл Хәйбуллина, инвалидлар җәмгыятенең район иҗтимагый оешмасы рәисе Анна Зубарева, мәшгульлек үзәге мөдире Илфар Хөснуллин, Куйбышев затон МБ башлыгы Елена...
-
Президент фәрманга кул куйды
Владимир Путин Җиңүнең 70 еллыгына бәйле рәвештә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм ветераннарга, концлагерь тоткыннарына бер тапкыр түләнә торган түләүләр турындагы фәрманга кул куйды. 7000 сум күләмендәге акча сугышта инваладиларына һәм ветераннарга, концлагерь һәм геттоларның балигъ булмаган тоткыннарына, Бөек Ватан сугышында, шулай ук Финляндия һәм Япония сугышларында һәлак булган хәрби...
-
Өстәмә белем бирү укытучылары бәйгесе
Өстәмә белем бирү укытучылары конкурсының муниципаль этабында җиңүче Флера Нуримева һәм Гөлүсә Хәсәнова "Кеше тәрбияләргә" тәрбия барышын оештыручыларның бөтенроссия конкурсы кысаларында өстәмә белем бирү укытучылары республика конкрусының зона этабында катнашты. Конкурс Чүпрәле районының Кече Чыңлы авылы урта мәктәбендә үткәрелде. Конкурс кысаларында укытучылар "Минем укытучылык кредом" үз презентация күрсәтте, "Минем белем...
-
Урлашканы өчен җәзасын алды
Район прокуратурасы 17 яшьлек яшүсмергә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ ҖК 158 маддәсендә күздә тотылган җинаять (урлашу) кылуда гаепле дип табылды. Суд балигъ булмаган егетнең узган елның июненнән октябрьгә кадәр район территориясендә 6 урлау фактын раслаган. Мәсәлән, июньДә яшүсмер тагын ике кеше белән берлектә "КамаТамагы" АХП...