Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Президент фәрманга кул куйды

Владимир Путин Җиңүнең 70 еллыгына бәйле рәвештә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм ветераннарга, концлагерь тоткыннарына бер тапкыр түләнә торган түләүләр турындагы фәрманга кул куйды. 7000 сум күләмендәге акча сугышта инваладиларына һәм ветераннарга, концлагерь һәм геттоларның балигъ булмаган тоткыннарына, Бөек Ватан сугышында, шулай ук Финляндия һәм Япония сугышларында һәлак булган хәрби...

Владимир Путин Җиңүнең 70 еллыгына бәйле рәвештә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм ветераннарга, концлагерь тоткыннарына бер тапкыр түләнә торган түләүләр турындагы фәрманга кул куйды.

7000 сум күләмендәге акча сугышта инваладиларына һәм ветераннарга, концлагерь һәм геттоларның балигъ булмаган тоткыннарына, Бөек Ватан сугышында, шулай ук Финляндия һәм Япония сугышларында һәлак булган хәрби хезмәткәләрнең тол хатыннарына,вафат булган сугышта катнашучылар һәм инвалидларның тол хатыннарына, шулай ук "За оборону Ленинграда" медале һәм "Жителю блокадного Ленинграда» билгесе белән бүләкләнүчеләргә бирелә.

Нацистлар концлагерьлары һәм геттоларның элеккеге балигъ булган тоткыннары, шулай ук тылда кимендә алты ел эшләгән (СССРның вакытлыча басып алынган территорияләрендә эшләү кертелми) кешеләргә 3000әр сум түләнәчәк. Шундый суммадагы акча Бөек Ватан сугышы елларында намсулыхезмәтеөчен СССР орденнары яки медальләре белән бүләкләнүче гражданнар да алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев