Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшчәнлеккә йомгак ясалды

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә МР башкарма комитет җитәкчесе Павел Лоханов катнашында отчет җыелышы үткәрелде. Җыелышка МР башкарма комитеты җтиәкчесе урынбасары Илдан Шәйморзин, сугыш һәм хезмәт ветераннарының район советы рәисе Фаягөл Хәйбуллина, инвалидлар җәмгыятенең район иҗтимагый оешмасы рәисе Анна Зубарева, мәшгульлек үзәге мөдире Илфар Хөснуллин, Куйбышев затон МБ башлыгы Елена...

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә МР башкарма комитет җитәкчесе Павел Лоханов катнашында отчет җыелышы үткәрелде.

Җыелышка МР башкарма комитеты җтиәкчесе урынбасары Илдан Шәйморзин, сугыш һәм хезмәт ветераннарының район советы рәисе Фаягөл Хәйбуллина, инвалидлар җәмгыятенең район иҗтимагый оешмасы рәисе Анна Зубарева, мәшгульлек үзәге мөдире Илфар Хөснуллин, Куйбышев затон МБ башлыгы Елена Сороковнина, шәхси эшмәкәр Алиаслан Имамвердиев чакырылган иде.

Бер елда башкарылган эш турындагы отчет белән социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлназ Сафина, гаилә һәм балага социаль ярдәм күрсәтүбүлеге мөдире Елена Козлова, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтүбүлеге мөдире Илсөяр Сабирова, социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире Миләүшә Мөхәммәтшина чыгыш ясады.

Җыелыш ахырында социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлназ Гайнетдинова һәм гаилә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Елена Козлова Мактау грамотлары белән бүләкләнделәр. Өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәткәре Ниелла Сөләй манова МР Советы мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев