21 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Почетлы гражданиннар
Меценатлар Александр Забарский һәм Рәфкатъ Кантюковка Кама Тамагы районының почетлы гражданины исемен йөртәләр. «Фоника Гипс» ООО компаниясе директорлар советы рәисе Александр Забарский һәм «Газпромтрансгаз Казань» ООО генераль директоры Рәфкатъ Кантюков бина төзелешен тәмамлау өчен Кама Тамагы мәчете счетына берәр миллион сум акча күчерде.
-
Очрашулар үзара мөнәсәбәтне ныгыта
Узган дүшәмбедә 2013 елда муниципаль берәмлекләрне социаль-икътисадый үстерү йомгаклары буенча урыннарда гражданнар җыелышы башланды. Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә 2014 елга планнар һәм бурычлар билгеләнә. Беренче җыелыш Олы Карамалда үткәрелде, аның эшендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашты. Бу көнне ата-бабаларыбызның изге йолаларын саклап, китапханәдә Мәүлет бәйрәме үткәргәннәр иде. Узган елгы...
-
Социаль түләүләр
Яңа елдан мәҗбүри социаль иминләү буенча пособие күләме арта. Бүген йөклелекнең иртә срокларында медицина учреждениесенә исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр түләнә торган пособие 515,33 сум тәшкил итә. Бала туганда бер тапкыр түләнә торган пособие күләме исә 13741,99 сум. 2014 елның 1 гыйнварыннан беренче баланы караган өчен ай саен түләнә торган...
-
Җир турында
«Дача амнистияс» законы көче кысаларында гражданнарның чикләрен билгеләмичә җир участокларын рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. Шулай итеп, бу җир участокларын рәсмиләштерүне җиңеләйтте, ул межалау процедурасына акча түләргә кирәк түгел, дип санаган өлкән яшьтәгеләргә кагылды. Әмма, икенче яктан, җир участогының төгәл координаталары булмау, практика күрсәткәнчә, чикләр буенча суд бәхәсләренә китерә. Җир участогы...
-
Эшмәкәрләр конференциясе
Бүген Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый совет, Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вәкилләре, Кама Тамагы муниципаль район җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр катнашында эшмәкәрләр конференциясе булды. Конференциядә Кама Тамагы муниципаль район эшмәкәрләренең иҗтимагый советы сайланды.
-
Акция тәмамланды
«Спорт - начар гадәтләргә альтернатива» дип исемләнгән X Бөтенроссия акциясенең муниципаль этабы тәмамланды. Анда районның җиде мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты. Барлыгы биш номинациягә 37 эш җибәрелгән иде. Беренче этапта җиңүчелөр республика күлөмендө район данын яклаячак.
-
Күп балалы гаиләләргә җир: медальнең икенче ягы
Бүгенге көндә дәүләт тарафыннан күп балалы гаиләләргә төрле юнәлешләрдә ярдәм күрсәтелә. Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән гаиләләр өчен түләүсез җир участоклары бирү зур бүләк булды. Инә дә бүләк, дөя дә бүләк диләр, әмма җирне милеккә алганнан соң, күп балалы гаиләләрнең күбесе икеләнеп калды. Күп фатирлы йортларда яшәүче гаиләләргә...
-
Укучыларның иҗади җиңүләре
Узган елның көзендә Кама Тамагы урта мәктәбенең укытучы-оештыручы Нурия Хәбибуллина, сыйныф җитәкчесе Юлия Соколова идеясе белән 1Б сыйныф укучылары «Өзлексез өстәмә белем бирүнең Себер институты» ДО АНО һәм «Белем бирү инициативасы үзәге» ООО үткәргән укучыларның Бөтенроссия иҗат эше конкурсында катнашты. «Әдәби иҗат» номинациясендә Полина гаврилкина, Олег Гайфуллин һәм Данил Матюха...
-
Яңа бурычлар, яңа мөмкинлекләр
2014 - Мәдәният елы дип игълан ителде. Ул клуб, китапханә, музей хезмәткәрләре алдында яңа бурычлар гына куеп калмый, яңа мөмкинлекләр дә ача. - 16 гыйнварда РДКда Кама Тамагы муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләренең йомгаклау киңәшмәсе үткәрелде, - ди мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәсимә Ибәтуллина.- Йомгак ясаудан тыш, биредә 2014 елга...