Социаль түләүләр
Яңа елдан мәҗбүри социаль иминләү буенча пособие күләме арта. Бүген йөклелекнең иртә срокларында медицина учреждениесенә исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр түләнә торган пособие 515,33 сум тәшкил итә. Бала туганда бер тапкыр түләнә торган пособие күләме исә 13741,99 сум. 2014 елның 1 гыйнварыннан беренче баланы караган өчен ай саен түләнә торган...
Яңа елдан мәҗбүри социаль иминләү буенча пособие күләме арта.
Бүген йөклелекнең иртә срокларында медицина учреждениесенә исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр түләнә торган пособие 515,33 сум тәшкил итә. Бала туганда бер тапкыр түләнә торган пособие күләме исә 13741,99 сум. 2014 елның 1 гыйнварыннан беренче баланы караган өчен ай саен түләнә торган минималь пособие күләме 2576,63 сум, икенче һәм аннан соңгы баланы караган өчен- 5153,24 сум. Яңа елдан җирләү өчен 5002,16 сум пособие түләнә. Бүгенге көнгә минималь хезмәт хакы күләме 5554 сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев