Күп балалы гаиләләргә җир: медальнең икенче ягы
Бүгенге көндә дәүләт тарафыннан күп балалы гаиләләргә төрле юнәлешләрдә ярдәм күрсәтелә. Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән гаиләләр өчен түләүсез җир участоклары бирү зур бүләк булды. Инә дә бүләк, дөя дә бүләк диләр, әмма җирне милеккә алганнан соң, күп балалы гаиләләрнең күбесе икеләнеп калды. Күп фатирлы йортларда яшәүче гаиләләргә...
Бүгенге көндә дәүләт тарафыннан күп балалы гаиләләргә төрле юнәлешләрдә ярдәм күрсәтелә. Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән гаиләләр өчен түләүсез җир участоклары бирү зур бүләк булды.
Инә дә бүләк, дөя дә бүләк диләр, әмма җирне милеккә алганнан соң, күп балалы гаиләләрнең күбесе икеләнеп калды. Күп фатирлы йортларда яшәүче гаиләләргә дәүләт биргән җир участоклары җиләк- җимеш һәм яшелчәләр үстерү өчен яхшы урын, әлбәттә, кемдер бу участокта дача йорты төзергә хыяллана, ә кемнәрдер зур гаилә өчен үз йортын торгызырга уйлый.
Шул ук вакытта җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасы булган безнең кебек үз йортлары белән яшәүчеләр дә шактый. Андыйлар үз нигезләрендә торак шартларын яхшыртырга омтыла. Әмма гамәлдәге закон нигезендә, балалар балигъ булганчы күп балалы гаиләләр үзләренә бүлеп биргән 15 сутыйны сата алмый. Шул ук вакытта Федераль норматив документлар нигезендә, хакимият күп балалы гаиләләргә җир бүлеп кенә калмыйча, аларны инженер инфраструктурасы белән дә тәэмин итәргә тиеш. Бу юллар салу, электр һәм суүткәргеч челтәре сузу. Кама Тамагы штпның Кояшлы урамында урнашкан безнең гаилә участогы бүгенге көндә кырда дүрт яктан казыклар белән билгеләнгән турыпочмак. Муниципаль хакимият бу урынны тизарада инженер инфраструктурасы белән тәэмин итәрлек хәлдә түгел, бу эшләр вакыт һәм акча сорый. Дөресен генә әйткәндә, район үзәгендә яшәүче мин сөйләшкән күп балалы гаиләләрнең күбесенең яңа йорт төзеп керү хәленнән килми. Ә зур гаилә өчен җитмәгән квадрат метрларны төзү теләге бар. Шуңа күрә бу гаиләләр башкарма комитетка җир участокларын сатуга рөхсәт бирү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Әмма, элек әйтеп үтелгәнчә, закон нигезендә бу участокларны сатарга ярамый. Татарстан Республикасы Җир Кодексының 32 маддәсе нигезендә җир участогы күп балалы гаиләгә түләүсез тигез гомуми өлешле милек итеп бирелә. Балалар, түләүсез җир участогының тигез өлеш милекчесе буларак, балигъ булганнан соң шәхси торак төзелеше, дача төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык алып бару өчен үз хокукларын тормышка ашыра ала. Болар шушы җир кодексы буенча күздә тотылган вариантлар. Башкарма комитет законга таянып мөрәҗәгать итүчеләргә балигъ булмаганнар мәнфәгатьләрендә җир участокларын сатуны тоткарларга тәкъдим итә. Балаларның ата-ана милкендә, ата-ананың балалар милкендә хокукы юк. Бергә яшәүче балалар һәм ата-ана үзара килешү буенча бер-берсенең милкеннән файдалана ала. Ата-аналар опека һәм попечительлек органнары карарыннан тыш балигъ булмаган балалары милкен арендага, наемга, түләүсез файдалануга залогка бирә алмый, балигъ булмаганнар милкенең бәясен киметүгә китергән алыш-бирешләр ясарга рөхсәт ителми. Шулай ук балалар өлешен үз файдасына сату да рөхсәт ителми.
Опека һәм попечительлек органнары күчемсез милекнең (җир участогының) бер өлешен сатарга рөхсәт итә, әмма барлык очракта да түгел, бары тик билгеле бер шартларда, балигъ булмаганнарның милек хокуклары бозылмаганга ышанганда гына. Мәсәлән, җир участогын сатканнан соң балалар өлешенә тигән акча кредит учреждениесендә балигъ булмаган бала исеменә ачылган счетка салына. Моннан тыш, җир саткан акча балигъ булмаган балалар өчен тотылырга мөмкин, мәсәлән аның өчен шул ук күләмдәге күчемсез милек сатып алуга. «Балигъ булмаган балалар үз өлешен тулысынча алырга тиеш. Позитив карар кабул иткәндә төп принцип: балаларның милек өлеше кимергә, ә шартлар начарланмаска тиеш» - диде МР башкарма комитетының опека һәм попечительләр бүлеге җитәкчесе Дамирә Идрисова.
Бу сорау белән аңлатма бирүләрен үтенеп МР башкарма комитеты җитәкчесенә мөрәҗәгать иттек.
-Әгәр күп балалы гаилә дәүләт биргән җир участогын сатарга теләп башкарма комитетка мөрәҗәгать итсә, һәр очрак индивидуаль каралачак һәм эзлекле өйрәнгәннән соң гына карар чыгарылачак, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев