Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Pосреестр хәбәр бирә

Җир турында

«Дача амнистияс» законы көче кысаларында гражданнарның чикләрен билгеләмичә җир участокларын рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. Шулай итеп, бу җир участокларын рәсмиләштерүне җиңеләйтте, ул межалау процедурасына акча түләргә кирәк түгел, дип санаган өлкән яшьтәгеләргә кагылды. Әмма, икенче яктан, җир участогының төгәл координаталары булмау, практика күрсәткәнчә, чикләр буенча суд бәхәсләренә китерә. Җир участогы...

«Дача амнистияс» законы көче кысаларында гражданнарның чикләрен билгеләмичә җир участокларын рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килде.

Шулай итеп, бу җир участокларын рәсмиләштерүне җиңеләйтте, ул межалау процедурасына акча түләргә кирәк түгел, дип санаган өлкән яшьтәгеләргә кагылды. Әмма, икенче яктан, җир участогының төгәл координаталары булмау, практика күрсәткәнчә, чикләр буенча суд бәхәсләренә китерә. Җир участогы кадастр исәбенә куелмаган һәм хокук билгеләүче, хокукны раслаучы документлары тиешенчә рәсмиләштерелмәгән булса, тагын да катлаулырак. Ул вакытта күршеләр үз җир участокларын межалаганда үз территорияләрен сезнең белән килештермәскә дә хаклы. Ә җирдән файдалану һәм саклау буенча дәүләт инспекторы документлар рәсмиләштермичә җирдән файдаланган өчен административ җәза бирү турында күрсәтмә чыгарып, штрафка да тарта. Җир участогыгызны межалап, кадастр исәбенә куеп һәм милек хокукы рәсмиләштереп, әлеге проблемаларны булдырмый калырга да мөмкин. Ул вакытта беркемдә чикләрне күчерә яки тартып ала алмый, шул исәптән, сезнең милек хокукында булган җир участогын законсыз юллар белән дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев