Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа бурычлар, яңа мөмкинлекләр

2014 - Мәдәният елы дип игълан ителде. Ул клуб, китапханә, музей хезмәткәрләре алдында яңа бурычлар гына куеп калмый, яңа мөмкинлекләр дә ача. - 16 гыйнварда РДКда Кама Тамагы муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләренең йомгаклау киңәшмәсе үткәрелде, - ди мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәсимә Ибәтуллина.- Йомгак ясаудан тыш, биредә 2014 елга...

2014 - Мәдәният елы дип игълан ителде. Ул клуб, китапханә, музей хезмәткәрләре алдында яңа бурычлар гына куеп калмый, яңа мөмкинлекләр дә ача.
- 16 гыйнварда РДКда Кама Тамагы муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләренең йомгаклау киңәшмәсе үткәрелде, - ди мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәсимә Ибәтуллина.- Йомгак ясаудан тыш, биредә 2014 елга планнар да билгеләнде. Аерым алганда, киңәшмәдә мәдәният хезмәткәрләрен агымдагы елның 1 кварталында күздә тотылган конкурсларга, фестиваль, смотрларга әзерләү мәсьәләсе күтәрелде, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләренең узган елдагы эшләренә отчетлары тыңланылды, шулай ук мәдәни-ял итү учреждениеләренең эшчәнлеген регламентлаучы норматив-хокукый актларны үтәүгә басым ясалды. Киңәшмәдә мәдәни-күңел ачу учреждениеләре эше, түләүле хезмәтләр күрсәтү, бина торышына кагылышлы мәсьәләләр дә тикшерелде.

- Яңа елда безне нәрсәләр көтә?

- Безнең эш мәдәни-күңел ачуны үстерүнең федераль һәм республика программалары нигезендә планлаштырылачак. Аның төп юнәлешләрен ачыкладык, төгәл план программалар белән танышканнан соң төзеләчәк.

- Йомгаклау киңәшмәсендә мәдәният хезмәткәрләре арасында конкурста җиңүчеләр турында сөйләшү булды. Безнең районда кем җиңде?

- 2012 елда РФ Хөкүмәте карары нигезендә, «Авыл җирлегендә иң яхшы мәдәният учреждениесе» һәм «Иң яхшы мәдәният хезмәткәре» конкурслары үткәрелде. Конкурска без өч хезмәткәребезне җибәрдек. Икесе финалга чыкты. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсем Нәҗмиева җитәкчелегендәге Келәнче СДКсы беренче номинациядә, Осинники СДК мөдире Алевтина Мартьянова икенче номинациядә җиңде.

Икесе дә грантлар откан. Келәнче СКДсы үсешкә 100 мең сум алган. Әлеге акча клубка тавыш көчәйткеч аппаратура, телевизор, музыка үзәге һәм фотоаппараты сатып алуга тотылган инде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, СДК эше катгый бәяләнгән. Бәя критерийлары күп булган. Болар - мәдәни-массакүләм эш, халык коллективлары булу, материаль-техник баетылыш, республика һәм район чараларында катнашу, якын-тирә территорияне төзекләндерү һәм башкалар. «Иң яхшы мәдәният хезмәткәре» номинациясендә критерийларның күпчелеге буенча Алевтина Шамил кызы финалга узды. Йомгаклау киңәшмәсендә без хезмәттәшләребезне лаеклы җиңүләре белән котладык. Мондый конкурслар ел саен үткәрелсә, клуб, китапханә, музей хезмәткәрләре өчен үз эшләрен камилләштерүгә этәргеч булачак.

Рәсемдә: Келәнче СДК халык коллективында катнашучылар, сулдан беренче Гөлсем Нәҗмиева.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев