19 март 2013 яңалыклары

  • 19 март 2013 - 09:51
    Үз өлешләрен керттеләр
    ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызуда республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев "Яңарыш" фондына үз өлешләрен кертеп, хәйриячеләр китабының III томына кергән безнең районнан 10 кешене Рәхмәт хатлары белән билгеләгән. Хатта, аерым алганда болай диелгән: "Сезнең яңарыш фондына керткән өлешегез- киң күңеллелек, рухи юмартлык һәм затлылыкның...
    355
    0
    0
  • 19 март 2013 - 09:47
    Әбүнәчеләр игътибарына
    1 апрельдән почта хезмәтләре арту сәбәпле, "Волжские зори" һәм "Идел таңнары" газеталарына язылу бәясе арта. Ярты елга физик затлар өчен 280 сум, юридик затлар өчен - 300 сум. 1 апрельгә кадәр вакытыннан алда язылу буенча 2013 елның беренче ярты еллыгы бәяләре гамәлдә.
    376
    0
    0
  • 19 март 2013 - 09:46
    Кунакка – бүләк белән
    Яшь модельерлар -технология укытучысы Әлфия Мингалиева җитәкчелегендә Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары шушы көннәрдә «Кояшкай» балалар бакчасы-яследә булдылар. Алар бирегә буш кул белән килмәделәр, ә курчаклар өчен үз куллар белән теккән өс киемнәре алып килгән иде, шуның белән алар нәниләргә онытылмас шатлык бүләк итте.
    411
    0
    0
  • 19 март 2013 - 09:45
    Оста куллар
    Рудник урта мәктәбендә кул эше түгәрәге зур популярлык алган. Аларны оештыручы һәм эшкә рухландыручылар технология укытучысы Эльвира Миңнегалиева һәм түгәрәк җитәкчесе Татьяна Панина. Укучылар бәйләргә, чигәргә, аппликация ясарга өйрәнеп кенә калмыйча, матурлыкны да тоялар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында муниципаль район Советының соңгы утырышында оештырылган күргәзмәне мәктәп укучылары Алена...
    389
    0
    0
  • 19 март 2013 - 09:38
    Җыр керде күңелгә
    "Йолдызлык- Созвездие 2013" республика телевизион фестиваленең район этабы төгәлләнде. Анда барысы 100гә якын бала һәм яшүсмер катнашты. Барысы да финалга килеп җитмәсә дә, 26сы конкурс дипломанты, 59ы- район этабында төрле номинацияләрдә лауреат исеме алды. Финалга, гадәттәгечә, Кама Тамагы балалар музыка мәктәбе һәм аның Затон филиалында укучылар чыкты. Биредә укытучылар һәрчак...
    515
    0
    0
  • 19 март 2013 - 09:33
    Техниканы язга әзерлибез
    Март аеның һава шартларына карасаң, язгы кыр эшләренә санаулы көннәр генә калуына ышанып та булмый. Авыл хезмәтчәннәре язны тулы әзерлектә каршы алырга тиеш, шуңа күрә бүген техниканы ремонтлау, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру, барлык чәчү комплексын эшкә әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Район буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә төрле маркадагы 198 трактор...
    462
    0
    0
  • 19 март 2013 - 06:08
    Тана белән үгезне кулга алганнар
    2011 елда Кама Тамагы районында суд приставлары бүлегенә Атабайда яшәүче ханымнан авылдашы файдасына 230 мең сумлык зыянны һәм Пенсия фонды файдасына 13000 сум түләттерү турында документ керә. Суд приставларының башкару гамәлләре вакытында ВАЗ-21007 автомобиле һәм көнкүреш милке: компьютер, кухня гарнитуры, компьютер өстәленә арест салына. Моңа да карамастан, бурычлы ханым бурычын...
    395
    0
    0
  • 19 март 2013 - 05:28
    Давыл нәтиҗәсе
    Көчле җил вакытында Куйбышев Затон поселогында Гагарин урамында егерме метрлы усак ава, берникадәр вакытка юлны томалый. Бәхеткә каршы, агач ике катлы торак йорттан берничә метр ераклыкка төшә. Зыян күрүчеләр юк.
    378
    0
    0
Реклама