Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 30 октябрь 2012 яңалыклары

    • 30 октябрь 2012 - 09:05
      Якташлар очрашты
      Туган як тәэсирен сүз белән генә әйтеп булмыйдыр ул?! Олыгая барган саен аңа тартылу хисе аеруча көчәя. Узган шимбәдә Кама Тамагыннан чыккан, хәзерге вакытта Татарстанның төрле төбәкләреннән кайткан якташлар очрашуы булды. Кунаклар әүвәл хакимиятнең утырышлар залына җыелды. Янәшәмдә утырган ханым белән танышабыз. Ишем авылында туып-үскән, хәзерге вакытта республика яшүсмерләр китапханәсе...
      506
      0
      0
    • 30 октябрь 2012 - 07:40
      Корбан мәҗлесе
      Узган шимбәдә, корбан гаетенең соңгы өченче көнендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев якташыбыз, драматург, язучы Туфан ага Миңнуллин рух-шәрифенә атап корбан чалдырды. Аның мәҗлесе Туфан ага ярдәме белән корылган Олы салтык мәктәбендә үтте. Корбан мәҗлесенә район һәм авыл имамнары, авыл җирлеге башлыклары чакырылган иде. Имамнар мәчеттә өйлә намазы укып килгәч,...
      450
      0
      0
    • 30 октябрь 2012 - 07:40
      Кыр эшләре
      Катлаулы көзге һава шартлары авыл эшчәннәренә туфракны төп эшкәртүдә авырлыклар тудыра. Пландагы 33938 гектар мәйданның кичәге көнгә 32143 гектары туңга сөрелгән. Эшне дөрес оештырганда калган күләмне 3 көндә тәмамларга мөмкин.
      405
      0
      0
    • 30 октябрь 2012 - 07:39
      Район фермаларында
      Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә терлекләрне кышкы абзарларда асрау дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, «Кама Тамагы» АХПда кичәге көнгә бер сыердан уртача көнлек савым 8,5 килограмм тәшкил иткән (узган ел белән чагыштырганда 0,4 килограммга артык), Ленин исемендәге хуҗалыкта бер сыердан 8,5 килограмм (узган елга...
      311
      0
      0
    • 30 октябрь 2012 - 07:38
      Кабул итүгә язылырга мөмкин
      2 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча Кама Тамагы районы прокуратурасы бинасында Татарстан Республикасында Россия тикшерү комитетының тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары А.С. Әхмәтшин гражданнар кабул итәчәк: Кама Тамагы штп, К. Маркс урамы. 1. 8 (84374) 31300 телефоны аша алдан язылырга мөмкин.
      359
      0
      0
    • 30 октябрь 2012 - 07:36
      Яңа мөмкинлекләрне сыныйбыз
      23, 26 һәм 30 октябрьдә районда унберенче сыйныф укучылары өчен информатикадан сынау БДИ һәм компьютер формасында ИКТ булды. Анда 107 чыгарылышның 70е катнашты. Әлеге эксперимент имтиханны яңа формада тапшыру механизмын сынарга мөмкинлек бирде.
      365
      0
      0
    • 30 октябрь 2012 - 07:35
      Гарәп теле өйрәнәбез
      31 октябрьдән гарәп теле дәресләре башлана. Теләге булган һәркем өчен дәресләрне Кама Тамагы штпдагы яңа мәчеттә Фәридә Рәмиева алып бара.
      367
      0
      0
    • 30 октябрь 2012 - 07:31
      Парламент дәресе
      Укучыларны хокукый грамоталыкка өйрәтү заманча белем бирүнең өстенлекле юнәлеше булып тора. 22-27 октябрьдә район мәктәпләрендә Кама Тамагы муниципаль район советы депутатлары катнашында «Кеше һәм гражданинның конституцион хокуклары һәм вазыйфалары» темасына парламент дәресләре үткәрелде. Иске Казиле мәктәбендә парламент дәресендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, Затон урта мәктәбендә МР башлыгы урынбасары Рөстәм...
      398
      0
      0
    • 30 октябрь 2012 - 07:28
      Бурычны түләттерү - безнең эш
      Суд приставлары көне - суд эшчәнлеге тәртибен дәүләт тарафыннан кабул ителгән закон нигезендә тәэмин итүче, шулай ук барлык суд актларын үтәүне контрольдә тотучы кешеләр - суд приставларының һөнәри бәйрәме. Хәзер суд приставлары бүлекчәләре судлар, прокуратура, эчке эшләр органнары, салым органнары белән беррәттән дәүләт хакимиятенең кирәкле атрибутына әверелде. ТРда Россия УФССП...
      351
      0
      0
    • 30 октябрь 2012 - 07:27
      Комиссия утырышы
      23 октябрьдә муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышы булды. Анда административ хокук тәртибен бозу турында 4 эш тикшерелде. Алар җирлек һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү, 1се - урамда сәүдә итү кагыйдәләрен бозуга кагылган иде. Тәмте һәм Красновидово авылларында терлекләрен күзәтүчесез чыгарып җибәргән кешеләргә карата кузгатылган 4 эш...
      314
      0
      0
    • 30 октябрь 2012 - 07:25
      Агросәнәгать форумында
      Казанда өч көн дәвамында Идел буе агросәнәгать форумы булды. 24 октябрьдә анда безнең районнан РУСХиП җитәкчесе Александр Сычев, аның урынбасары Альберт Фатыйхов, ПМО консультанты Госман Камалиев һәм район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Владимир Россиев, КФХ башлыгы Әхмәт Биккенин составындагы делегация дә катнашты. Алар махсуслашкан күргәзмәләр белән танышты. Аннары агросәнәгать комплексын...
      376
      0
      0
    • 30 октябрь 2012 - 06:44
      Күңелсез хәлләр
      22-28 октябрьгә кадәр «Кама Тамагы» полиция бүлегенә 35 гариза һәм хәбәр керде. Узган чәршәмбедә Көрәле авылында фаҗигале хәл кан кою белән тәмамлана. Әлеге авылда яшәүче спиртлы эчемлек кулланганнан соң килеп туган бәхәсле очракны пычак ярдәмендә хәл итә. Башта аның өйдәше алынган тән җәрәхәтләреннән җан тәслим кыла, аннары үзәк район сырхауханәсендә...
      287
      0
      0
    • 30 октябрь 2012 - 06:41
      Тарихны онытмаска иде
      Дәвамы Әниләрнең өйләгә урактан кайтканын без бик нык көтеп торабыз. Ул кайткач, нәрсә булса да ашарга әзерләп бирә. Алай гына да түгел, күтәреп кайткан үлән арасыннан ара-тирә башаклар да чыга. Алар яшелерәк була, аны уып ашасаң, нинди тәмле була иде. Әйе, ул үлән көлтәсенең арасыннан, кайвакытта бер-ике куш уч уып...
      320
      0
      0
    • 30 октябрь 2012 - 05:53
      Көзге бал
      Олы салтык урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Альбина Гыйзетдинованың иҗаты - "Көзге бал" бәйрәменә әзерләнгән кабак-самовар. "Уңыш бәйрәмендә ел саен яшелчә күргәзмәләре оригинальлеге белән аерылып тора, яңа талантлар ачыла, тормыштан алынган мәзәкләре аеруча күңелдә кала. Менә шундый артистлык осталыклары булган, теләсә нинди вакытта да югалып калмый торган егетләребез дә бар:...
      469
      0
      0
    Реклама