19 февраль 2015 яңалыклары
-
Район смотр-конкурсы
Быел совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 еллыкка әзерләнү кысаларында район мәдәният бүлеге театр коллективларының «Хәтердә сугыш мизгелләре бар» дип исемләнгән район смотр-конкурсын игълан итте. Конкурста 20 җирлек катнаша. Чараны беренчеләрдән булып Олы Яңасала авыл җирлеге башлады. 18 февральдә Яңа Сала мәдәният йортында авыл халкы һәм жюри хөкемнә Р....
-
Торак йортларны гадиләштерелгән тәртиптә хосусыйлаштыру 1 мартта тәмамлана
"Дача амнистиясе" тәмамлану турындагы сорау белән мөрәҗәгать итүләр ешаюга бәйле рәвештә, ТРда Росреестр идарәсе агымдагы елның 1 мартында шәхси йортларга (шәхси торак төзелеше объектлары) хокукны дәүләт теркәвенә гадиләштерелгән тәртип тәмамлануын хәбәр итә.
-
Балалар-яшүсмерләрнең театр һәм курчак коллективлары смотр-конкурсы булачак
21-22 февральдә сәгать 9да район мәдәният йортында балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театр һәм курчак коллективларының "Иделкәем" республика сморт-конкурсының зона этабы үткәреләчәк. Биш район коллективы график нигезендә безнең район белән бергә тамшачы хөкеменә рус, татар язучылары әкиятләрен, шулай ук сугыш тематикасына өзекләр күрсәтәчәк. Теләге булган һәркемне тамашаларга көтеп калабыз!
-
Май чабу чучелосын ясауда катнаша аласыз
20 февральдә район үзәгендәге мәдәният йорты каршында кичке сәгать 3тә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Май чабу чучелосы ясау планлаштырыла. Поселок яшьләрен һәм теләге булган һәркемне әлеге мавыктыргыч чарада катнашырга чакырабыз. Сезнең идеяләрне һәм тәкъдимнәрне көтеп калабыз!
-
Шигырь укучылар бәйгесе
18 февральдә авылара үзәк китапханәдә шигырь укучылар конкурсының икенче өлеше булды. Анда 41 укучы катнашты. Аларны бәйгегә мәктәп һәм район китапханәсе әзерләде. . Балалар Бөек Ватан сугышы турында проза әсәрләреннән өзеләрне һәм шигырьләрне эчтәлекле итеп укыды. Республика этабында безнең район данын 8 сыйныф укучысы Алия Нигъмәтҗанова һәм дүртенче сыйныф укучысы...
-
Юбилей медальләре – иң лаеклыларга
21 февральдә Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашачак. Биредә үк икенче бөтендөнья сугышы солдатларына "1941-1945еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырылачак. Безнең районнан әлеге очрашуда Бөек Ватан сугышы ветераны Вазыйх Ногманов катнашачак. Вазыйх Җиһанша улы Келәнче авылында туып-үскән. 1941 елда аңа...
-
Без капчыкта ятмый
Ел башында Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгына наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлегенә Кама Тамагы районында синтетик наркотик матдәләрне күпләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче төркем турында мәгълүмат керә. "Кама Тамагы" полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оперативниклар кайбер тикшерү чаралары үткәреп, шик төшүче кешеләрнең шәхесен ачыклыйлар. Наркотиклар сату белән абыйлы-энеле...
-
Имтихан тоттылар
Кама Тамагы һәм куйбышев Затонда торак-коммуналь хуҗалык тармагында эшләүче идарә компанияләре вәкилләре УК эшчәнләген лицензияләү кысаларында имтиханнарны уңышлы тапшырды. Эшчәнлекнең әлеге төренә лицензияләү бирү мәсьәләсен ТР Торак, архитектура һәм ТКХ министрлыгында якындагы көннәрдә хәл итәчәкләр.
-
Йөрәгемне балаларга бирәм
Тәрбиячесез бер көн дә яшәп булмый- әлеге шигырь юллары узган сишәмбедә район үзәгенең "Салават күпере" балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укытучылары арасында үткәрелгән "Ел тәрбиячесе- 2015" конкурсының төп асылы булды. Конкурс дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарын, педагогик җәмәгатьчелек игътибарын хәзерге социаль- икътисадый шартларда мәктәпкәчә белем бирүне үстерү...