Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юбилей медальләре – иң лаеклыларга

21 февральдә Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашачак. Биредә үк икенче бөтендөнья сугышы солдатларына "1941-1945еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырылачак. Безнең районнан әлеге очрашуда Бөек Ватан сугышы ветераны Вазыйх Ногманов катнашачак. Вазыйх Җиһанша улы Келәнче авылында туып-үскән. 1941 елда аңа...

21 февральдә Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашачак.

Биредә үк икенче бөтендөнья сугышы солдатларына "1941-1945еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырылачак. Безнең районнан әлеге очрашуда Бөек Ватан сугышы ветераны Вазыйх Ногманов катнашачак. Вазыйх Җиһанша улы Келәнче авылында туып-үскән. 1941 елда аңа 14 яшь тулган гына була. Фронтка 1944 елда унҗиде яшендә алына. Беренче Белоруссия фронты белән Вильнюс шәһәрендә эчке гаскәрләргә эләгә, аның төп бурычы корал, туклану продуктлары һәм әсирләрне күчерү була. Аннары Минск, Гродно шәһәрләрнедә хезмәт итә, Польша чигендә дә була. Брестны азат итүдә дә катнаша. Вазыйх Җиһанша улы 1950 елда гына демобилизацияләнә, туган ягына кайта һәм авыл хуҗалыгын торгызуга керешә, гомере буена шунда эшли. "Октябрь революциясе», «Почет билгесе» орденнары, «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев