Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район смотр-конкурсы

Быел совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 еллыкка әзерләнү кысаларында район мәдәният бүлеге театр коллективларының «Хәтердә сугыш мизгелләре бар» дип исемләнгән район смотр-конкурсын игълан итте. Конкурста 20 җирлек катнаша. Чараны беренчеләрдән булып Олы Яңасала авыл җирлеге башлады. 18 февральдә Яңа Сала мәдәният йортында авыл халкы һәм жюри хөкемнә Р....

Быел совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 еллыкка әзерләнү кысаларында район мәдәният бүлеге театр коллективларының «Хәтердә сугыш мизгелләре бар» дип исемләнгән район смотр-конкурсын игълан итте.

Конкурста 20 җирлек катнаша.

Чараны беренчеләрдән булып Олы Яңасала авыл җирлеге башлады. 18 февральдә Яңа Сала мәдәният йортында авыл халкы һәм жюри хөкемнә Р. Фазылҗановның «Вәгъдә бүләге» спектакле куелды. Рольләрне 8-10 сыйныф укучылары: Алинә Зарипова, Марсель Исмәгыйлев, Рәдис Минвәлиев, Гөлүсә Галләмова, Чулпан Хафизова, Ризилә Нәбиуллина, Айзат Мотыйгуллин, Марат Гыйниятуллин башкарды. Спектакльне Яңа Сала СДК мөдире Ләлә Мотыйгуллина һәм китапханә мөдире Зөһрә Газизуллина әзерләде. Алар авыл яшьләрен үзешчән иҗатка тартып, яхшы әзерлек күрсәтте. Спектакль халыкта да, жюрида да яхшы тәэсир калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев