18 декабрь 2015 яңалыклары
-
Руслан Трапезников: Туганнар Евгения белән өйләнешүебезгә каршы
Әлмәт егете Руслан Трапезников "Россия 1" телеканалындагы "Туры эфир" тапшыруында төште. Җырчы сөйгән яры Евгения Калининаның гәүдәсеннән канәгать булмавы турында сөйләде. Исегездә булса, Руслан татар эстрадасында җырчы Эльмира Сөләйманова белән башкарган "Адашма җилләрдә" җыры аша танылды. - Руслан, Евгения белән ничек таныштыгыз? Аның үзеңнән 11 яшькә өлкәнрәк булуы комаучауламыймы? -...
-
Кама Тамагы Затон урта мәктәбе укучысы Раилә Таҗиева республика бәйгесенең бүләгенә лаек булды
15 декабрьдә "Иннополис" махсус экономик зонасында "Киләчәккә билет" һөнәрләр турында инша республика бәйгесе призерларын бүләкләү булды. Тантанада ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, республика иншалар бәйгесенә йомгак комиссиясе әгъзалары катнашты. "Киләчәккә билет" 2015 һөнәрләр турындагы иншалар республика бәйгесенең Гран-при бүләгенә Затон урта мәктәбе укучысы Раилә Таҗиева лаек...
-
Кама Тамагы үзәк район дәваханәсендә табиблар һәм авырулар ачыктан-ачык сөйләште
16 декабрьдә үзәк район дәваханәсендә "Ак Барс-Мед" иминиятләштерү компаниясе дәваханәнең вакытлыча эшкә сәләтне югалту экспертизасы буенча баш табиб урынбасары Светлана Суворова катнашында түгәрәк өстәл утырышы оештырды. "Ак Барс-Мед" иминиятләштерү ком-паниясенең Кама Тамагындагы филиалы директоры Ольга Липатова билгеләп үтте: - Пациентларның, җәмәгатьчелек белән мондый форматта күрешүе бик файдалы. Бушлай медицина ярдәме...
-
Каматамагылылар милли-мәдәни берләшмәсенең беренче отчет-сайлау конференциясендә катнашты
14 декабрьдә Казанда Татарстан рус милли-мәдәни берләшмәсенең беренче отчет-сайлау конференциясе узды. Анда Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклар ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Владыка Феофан катнашты. Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе нәкъ 3 ел элек - 2012 елның 14 декабрендә төзелде. Бу Татарстан халыклары Ассамблеясы составындагы иң...
-
Кама Тамагы Куйбышев Затон штпда “Татэнергосбыт” ААҖның офисы тантаналы шартларда ачылды
Бу чарага кунаклар да килгән иде, алар "Татэнергосбыт" ААҖ директоры Рифнур Сөләйманов, Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, "Татэнергосбыт" ААҖ Буа филиалы җитәкчесе Ленар Кәлимуллов. Павел Лоханов шушы заманча яңа бинага күчкән энергетиклар белән бергә шатланды. - Хәзер сезнең клиентларга мондый матур офиска килүе һәрвакыт күңелле дә булачак. Бу...