Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каматамагылылар милли-мәдәни берләшмәсенең беренче отчет-сайлау конференциясендә катнашты

14 декабрьдә Казанда Татарстан рус милли-мәдәни берләшмәсенең беренче отчет-сайлау конференциясе узды. Анда Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклар ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Владыка Феофан катнашты. Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе нәкъ 3 ел элек - 2012 елның 14 декабрендә төзелде. Бу Татарстан халыклары Ассамблеясы составындагы иң...

14 декабрьдә Казанда Татарстан рус милли-мәдәни берләшмәсенең беренче отчет-сайлау конференциясе узды. Анда Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклар ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Владыка Феофан катнашты.


Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе нәкъ 3 ел элек - 2012 елның 14 декабрендә төзелде. Бу Татарстан халыклары Ассамблеясы составындагы иң күпсанлы иҗтимагый оешма. Ул үз эченә республика шәһәрләре һәм районнарындагы 40 бүлекне ала.
"Өч ел эчендә безнең иҗтимагый оешмага керүчеләр саны ике тапкырга артты", - дип ассызыклады утырышны ачканда рәис Василий Носов. Иҗтимагый оешма эшчәнлеге турындагы отчет белән Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары, Казан рус милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе Ирина Александровская чыгыш ясады. Ул бу вакыт эчендә уздырылган чаралар турында сөйләде.
Татарстан рус милли-мәдәни җәмгыяте рәисе итеп Василий Носов сайланды.
Безнең районнан чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина, инвалидлар җәмгыяте рәисе Анна Зубарева, РСПО рәисе Татьяна Гращенкова, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Марина Перевозник катнашты. Күпъеллык фидакарь хезмәтләре өчен Татьяна Николаевна һәм Анна Анатольевна конференциядә рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Конференциядә катнашучылар өйләренә канатланып, яңа идея һәм планнар белән кайтып киттеләр. Безнең районда берләшмәне Елена Сороковнина җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев