Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Руслан Трапезников: Туганнар Евгения белән өйләнешүебезгә каршы

Әлмәт егете Руслан Трапезников "Россия 1" телеканалындагы "Туры эфир" тапшыруында төште. Җырчы сөйгән яры Евгения Калининаның гәүдәсеннән канәгать булмавы турында сөйләде. Исегездә булса, Руслан татар эстрадасында җырчы Эльмира Сөләйманова белән башкарган "Адашма җилләрдә" җыры аша танылды. - Руслан, Евгения белән ничек таныштыгыз? Аның үзеңнән 11 яшькә өлкәнрәк булуы комаучауламыймы? -...

Әлмәт егете Руслан Трапезников "Россия 1" телеканалындагы "Туры эфир" тапшыруында төште. Җырчы сөйгән яры Евгения Калининаның гәүдәсеннән канәгать булмавы турында сөйләде. Исегездә булса, Руслан татар эстрадасында җырчы Эльмира Сөләйманова белән башкарган "Адашма җилләрдә" җыры аша танылды.



- Руслан, Евгения белән ничек таныштыгыз? Аның үзеңнән 11 яшькә өлкәнрәк булуы комаучауламыймы?

- Евгения белән интернетта таныштык. "Мода Лоховская" клибым чыккач, миңа карата бик күп тәнкыйть ява башлады. Ул вакытта Евгения янымда булмаса, белмим нишләп бетәр идем. Әлмәттә дуслардан кайтып барганда, арттан өч кеше килеп, башыма сукты, шул ук секундта асфальтка аудым. Алар мине типкәләп, барлык документларны, планшет, телефон кебек кыйммәтле әйберләремне урлап китте. Ә бу хәлгә кадәр интернетта үтерергә янап яздылар. Аллага шөкер, яхшы кешеләр аша паспортымны кайтара алдым. Шуннан соң бер секундта уйламыйча, Татарстаннан китәргә булдым. Белоруссиягә мине Евгения үзенең клибында төшәргә чакырды. Ә инде ул клиптан соң, без кушылырга булдык. Мәскәүгә күченеп, 1,5 ел шунда яшәдек. Аннары мин Питерга киттем, ә Евгения туган ягы - Брянскига эшләрен тәмамларга юл тотты. Тиздән Питерга күченеп, яңадан бергә яши башларга уйлыйбыз.

- Димәк, сез әле өйләнешмәгән?

- Юк, без законлы ир белән хатын түгел.

- "Россия 1" телеканалына ничек эләктегез?

- Тапшыруга "Россия 1" редакторлары узләре чакырды. Алар белән Мәскәүдә гастрольләр вакытында концертта таныштык. Безнең мәхәббәт тарихы белән кызыксындылар. Ә ноябрьдә "НТВ" телеканалына "Лолита" тапшыруына чакырганнар иде.

- Сез Костя Цзюның "Кулинарный дуэль" тапшыруында да катнаштыгыз бит әле. Анда әниең Гөлия һәм Евгения аш-су өлкәсендәге осталыкларын күрсәтте. Дөресен генә әйткәндә, Евгения әниеңнең күңеленә ошамады кебек.

- Бүгенге көндә әти-әнием Әлмәт районының Нәдер авылында гомер итә. Әнине күп тапкыр Мәскәүгә чакырдык, әмма бер тапкыр әнә шул тапшыруга килде һәм аңа шул җитте бугай. Евгенияне һаман ачуланам, чөнки холкы авыр, үзен бер секундка да тыя алмый. Әни бик үпкәләде. Безнең өйләнешүгә туганнар да каршы. Алга таба нишләрбез, анысын белмим. Яңа елдан соң Татарстанга кайтырга җыенабыз, бәлки шуннан соң хәлләр уңай якка үзгәрер дип өметләнәм. Әнине дә аңлап була. Аңа минем турында нинди генә гайбәтләр ишетергә туры килмәде. Үткен теллеләр күп, халыкка сөйләр өчен ярты сүз җитә. Бәлки гаеп үземдә дә бардыр.

- Концертларда алып баручылар сине татар эстрадасының Сергей Зверевы дип игълан итә иде. Мондый чагыштыруларга үпкәләмисеңме?

- Ул чагыштырулар "Мода Лоховская" клибыннан соң башланды. Әле дә бетмәде. Ләкин мин гади генә бер егет, гламур артыннан йөгермим. Гади итеп киенергә тырышам.

- Татарстаннан киткәнеңә дә 2 елдан артык вакыт узган. Санкт-Петербургта ниләр белән шөгыльләнәсең?

- 2014 ел ахырында беренче җыентыгым дөнья күрде. Хәзерге вакытта икенче җыентыгым өстендә эшлим. Анда беренче җыентыктан 4 кенә җыр керәчәк, калганнары барысы да яңа. Ноябрь ахырында алтынчы клибымны төшердек. Январь-февраль айларында чыгарга тиеш. Гомумән, үз өстемдә даими эшлим, җырларны татар халкының күңеленә ятышлы булырлык итеп ясарга, башкарырга тырышам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев