Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы Куйбышев Затон штпда “Татэнергосбыт” ААҖның офисы тантаналы шартларда ачылды

Бу чарага кунаклар да килгән иде, алар "Татэнергосбыт" ААҖ директоры Рифнур Сөләйманов, Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, "Татэнергосбыт" ААҖ Буа филиалы җитәкчесе Ленар Кәлимуллов. Павел Лоханов шушы заманча яңа бинага күчкән энергетиклар белән бергә шатланды. - Хәзер сезнең клиентларга мондый матур офиска килүе һәрвакыт күңелле дә булачак. Бу...

Бу чарага кунаклар да килгән иде, алар "Татэнергосбыт" ААҖ директоры Рифнур Сөләйманов, Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, "Татэнергосбыт" ААҖ Буа филиалы җитәкчесе Ленар Кәлимуллов.

Павел Лоханов шушы заманча яңа бинага күчкән энергетиклар белән бергә шатланды.
- Хәзер сезнең клиентларга мондый матур офиска килүе һәрвакыт күңелле дә булачак. Бу бина елгачылар поселогын бизәп кенә калмый, сезгә төгәл, үз мөмкинлекләрегезне күрсәтеп эшләүгә шартлар тудыра.
Республикабыз киң-лекләрендә "Татэнергосбыт" ААҖ эше турындагы күргәзмә презентация компания тормышка ашыручы алдынгы методлар һәм инновацион тәкъдимнәрен күрсәтте. Болар электрон документлар әйләнешенә тоташу, электр энергиясе куллануны экономияләүче яңа алымнар һ.б. Бүген "Татэнергосбыт" ААҖ Россиядә 105 электр энергиясе бирүче компанияләре нәтиҗәлеге рейтингында алдынгы өчлеккә керә.
Рифнур Сөләйманов ярдәмнәре һәм яңа офис ачуда булышлык күрсәткәннәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
- Бу бина - безнең компаниянең клиентларга җайлашу сәясәтен тормышка ашыруда тагын бер адым.
Тантаналы ачыштан соң кунаклар яңа офиска экскурсиягә керде. Чарада катнашучылар яңа бинаның мөмкинлекләрен бәяләде. Биредә безнең район клиентлары компания тәкъдим иткән барлык хезмәтләрдән файдалана алсын өчен барысы да уйлап эшләнелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев