14 июнь 2012 яңалыклары
-
Сабантуй якташларны җыйды
Элек - электәге гадәт буенча Сабантуена кардәшләр җыела, шатлыклар, уңышлар барлана. Менә быел да Казандагы якташлар Кама Тамагына кайтып, районның халык исәбе артуына да, матур яшь парларның гаилә коруына да, Батырлар ил тоткасы булганга да, өлкән яшьтәге парлар булуы да, халыкның җырлап - биеп, мул, көр яшәвенә дә шатланыштылар.
-
Музей күңелгә дәва
Узган атнада туган якны өйрәнү музеена күрше Тәтеш районыннан 18 кеше составындагы инвалидлар җәмгыяте сәяхәт кылырга килде.
-
Күпбалалыларга - җир
2011 елның 16 июнендә Россия Федерациясе Җир кодексын һәм күп балалы гаиләләр өчен муниципаль милеккә федераль һәм региональ милектән җир участоклары бирү турындагы положение белән "Торак төзелешенә ярдәм турында"гы законны тулыландыручы законга кул куелды.
-
Күптән көтелгән кибет
Кама Тамагы штпның Зоав. Каратайда азык-төлек кибете ачылды. Халык моны күптән көтте, чөнки икмәк һәм тоз алу өчен дә поселокка барырга кирәк иде. Иң якын кибет агрошәһәрчетә урнашкан. Бу һәркемнең дә, аеруча өлкән яшьтәгеләрнең көченнән килми. Ниһаять, үзәк юлдан ерак түгел генә вагончык барлыкка килде, аны шәхси эшмәкәр Гүзәлия Овезмамедова...
-
Балалар ялы
4 июньнән райондагы сигез мәктәптә мәктәп яны лагерьлары ачылды, анда 205 бала ял итә. Смена 18 көн дәвам итәчәк, балаларга күңел ачу программасы, спорт уеннары һәм башка төр актив ял каралган.
-
Күләмле капремонт
Һөнәри бәйрәмнәре-медицина хезмәткәрләре көне алдыннан без үзәк район сырхауханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев белән очраштык. Әңгәмәбезнең темасы-кабул итү бүлегенә һәм поликлиникага күптән көтелгән реконструкция.