Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күләмле капремонт

Һөнәри бәйрәмнәре-медицина хезмәткәрләре көне алдыннан без үзәк район сырхауханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев белән очраштык. Әңгәмәбезнең темасы-кабул итү бүлегенә һәм поликлиникага күптән көтелгән реконструкция.

Поликлиникада капиталь ремонт 1987 елдан бирле булмаган, аны медицина хезмәткәрләре дә, пациентлар да озак көтте, чөнки поликлиника элеккеге мәктәп бинасында урнашкан һәм аның искелеген һәр ел саен үткәрелүче косметик ремонт та бетерә алмады. Бүген 2011-2012 елларга республикада сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы буенча сырхауханәнең кабул итү-диагностика бүлегенә ремонт төгәлләнеп килә. Бу максатларга 5 млн.400 мең сум бүлеп бирелгән һәм бу суммадан тыш поликлиника түбәсенә 1 млн.сум каралган. Бүгенге көнгә кабул итү бүлегендә 80 процент эш башкарылган. Эшләр төгәлләнгәч бүлек барлык заманча стандартларга туры килгән мини-лаборатория, күчмә рентген аппараты, ФГДС аппараты, гемоанализатор (кан алу һәм анализ аппараты), наркоз-сулау аппараты һәм башка заманча медицина аппаратурасы белән җиһазланачак.
Ильяс Илдусович сүзләренә караганда, түбәне ремонтлау төгәлләнгән инде, хәзерге вакытта төзүчеләр төп эшне поликлиника бинасында алып бара. Капиталь ремонтка МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев ярдәме белән 22 млн.сум бүлеп бирелде. Бу акча бинада су белән тәэмин итү, җылыту системасын, вентиляцияне, электр челтәрен алыштырырга мөмкинлек бирәчәк. Бина гипсокартон белән тышлана, түбәсе һәм идәннәре, бина фасады тәртипкә китереләчәк. Эшләнәсе эшләр күп, әмма аны 1 сентябрьгә файдалануга тапшырырга кирәк. Ә 1 июльдән кабул итү- диагностика бүлеге үз эшен башлар дип көтелә.
Барлык төзелеш эшләрен "Стройград» төзелеш подряд оешмасы алып бара. Эш темплары канәгатьләнерлек, поликлиника күз алдында матурлана. Төзүчеләр сүзенә караганда, алар оператив, әмма сыйфатка зыян китермичә эшләргә тырышалар.
Поликлиника өчен яңа җиһазлар сатып алуга килсәк, Ильяс Илдусович билгеләп үткәнчә, ремонт төгәлләнгәннән соң җиһазлар этаплап алыначак, әлегә бу максатларга акча бүленмәгән.
Үзәк сырхауханә пациентлары һәм медицина персоналы белән сөйләшкәннән соң аларның уңайсызлыклар һәм кысанлык белән килешүләре ачыкланды (хәзер поликлиника балалар бүлегендә урнашкан).
-Без поликлиника ачылышын сабыр гына көтәбез, чөнки барысы да безнең өчен, без уңайлы шартларда, заманча диагностика җиһазларын кулланып, квалификацияле ярдәм алу өчен башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев