Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Музей күңелгә дәва

Узган атнада туган якны өйрәнү музеена күрше Тәтеш районыннан 18 кеше составындагы инвалидлар җәмгыяте сәяхәт кылырга килде.

Кунаклар үзләре белән осталар клубы күргәзмәсе алып килгәннәр. Безнең район инвалидлар җәмгыяте аларга җирле осталарның уникаль экспонатларын эшләгән, "Кул эше-күңелгә шатлык бирә" исемле күргәзмә ясаган. Музей директоры Ирания Сәгъдиева кунакларга безнең районның бүгенге һәм үткән тормышын сөйләде, алар музейны карады. Фикер алышулар түгәрәк өстәл артында чәй табыны янында дәвам итте. Һәм кунаклар канәгать булып китте.
Май ахырында тәҗрибә уртаклашу өчен туган якны өйрәнү музеена Апас районыннан да кунаклар килгән иде. Һәркайсында музей матур тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев