Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күпбалалыларга - җир

2011 елның 16 июнендә Россия Федерациясе Җир кодексын һәм күп балалы гаиләләр өчен муниципаль милеккә федераль һәм региональ милектән җир участоклары бирү турындагы положение белән "Торак төзелешенә ярдәм турында"гы законны тулыландыручы законга кул куелды.

Шуның нигезендә, өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнар түләүсез, шул исәптән шәхси торак төзелеше өчен җир участоклары алырга хокуклы.
Безнең районда 133 күп балалы гаилә яши. Бүгенге көнгә шуларның 42се җир участогы алырга теләк белдерде. 16сының җир участоклары бар инде (гомуми мәйданы 2,317 га). Газета хәбәрчесе Кама Тамагы муниципаль район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазыйфаларын башкаручы Кәшифә Борнашевадан түләүсез җир участоклары бирү турында күп балалы гаиләләрдән нинди сораулар керүе турында белеште.
- Гамәлдәге закон нигезендә кемнәргә җир участоклары бирелә?
Җир участоклары даими рәвештә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче, түләүсез җир участоклары бирү турында гариза бирү көненә 3 һәм аннан да күбрәк баласы булган, шул исәптән үги балалары, уллыкка (кызлыкка), опекага алган балалары булган (опека һәм попечительство сроксыз, яисә балигъ булу яшенә кадәр каралган булса) гражданнарга бирелә.
- Түләүсез җир участоклары бирү нинди максатлар өчен каралган?
Җир участоклары шәхси торак төзелеше, дача төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен (йорт яны җир участогы), бакчачылык яки яшелчәчелек алып бару өчен бирелә.
- Күп балалы гаилә участокны нинди милеккә ала?
Татарстан Республикасының әлеге законында билгеләнгәнчә, җир участоклары күп балалы гаилә членнарына төгәл өлешләрдә, ягъни ата-аналарга да, балаларга да, гомуми өлешле мөлкәт буларак бирелә.
(Дәвамы 2 биттә)
(ахыры. Бшы 1 биттә)
-Күп балалы гаиләләрнең яшәү урынына бәйле рәвештә җир участоклары ничек бирелә?
Югарыда әйтелгән максатлар өчен җир участоклары алу белән кызыксынган гражданнар даими яшәү урыны буенча җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итә. Әгәр ата-аналар төрле муниципаль район территориясендә даими яшәсә, алар теләге буенча җир участогы бирү турындагы гариза ата-ананың берсе даими яшәгән урында бирелә.
-Күп балалы гаиләләргә бирү өчен җир участоклары әзерләү ничек бара һәм аны бирү тәртибе нинди?
Ата-ананың берсе җир участогы алу өчен гариза белән җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итә.
Бер ай эчендә җир участогы алуга хокукы булган гражданинны исемлеккә кертү турында карар кабул ителә, аңа уникаль учет номеры бирелә. Гражданнарның чиратка куелышы гариза бирү датасы һәм вакыты буенча билгеләнә. Гражданнарның уникаль учет номеры исемлеге чиратны күрсәтеп муниципаль район рәсми сайты интернет челтәренә урнаштырыла һәм гражданнарны исемлеккә кертү, аларга җир участоклары биргәннән соң яңартыла. Җир участогын сайлап алу акт белән рәсмиләштерелә, аңа гариза бирүче һәм җирле үзидарәнең вәкаләтле орган вәкиле имза куя.
Җир участогы бирү турындагы карар гариза бирүче һәм җирле үзидарә вәкаләтле орган вәкиле имзалаган акт нигезендә кул куйганнан соң 14 көннән дә соңга калмыйча кабул ителә.
-Җир участогы бирүдә баш тартулар булырга мөмкинме?
Гариза бирүче Татарстан Республика законында каралган документларны тапшырмаса, яисә гариза бирүче тапшырган документлар әлеге закон нигезендә түләүсез җир алуга гариза бирүченең хокукы расланмаганда, шулай ук тәкъдим ителгән җир участогыннан өч тапкыр баш тартканнан соң, яки җир участогын сайлау процедурасына өч тапкыр килмәгәннән соң гражданин исемлектән төшереп калдырыла. Әмма шунысын да белергә кирәк, исемлектән төшереп калдыру гражданинга түләүсез җир участогы бирү турында гариза белән җирле үзидарә органына кабат мөрәҗәгать итү хокукыннан мәхрүм итми.
Безнең районда әлегә җир участокларыннан баш тартучы күп балалы гаиләләр юк.
Хәзерге вакытта җир участокларын гражданнар милкенә тапшыру буенча тиешле документлар рәсмиләштерү эше дәвам итә. Түләүсез җир участоклары алуга гариза язу өчен районда яшәүче күп балалы гаиләләрне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X