Идел таннары
  • Рус Тат
  • Сабантуй якташларны җыйды

    Элек - электәге гадәт буенча Сабантуена кардәшләр җыела, шатлыклар, уңышлар барлана. Менә быел да Казандагы якташлар Кама Тамагына кайтып, районның халык исәбе артуына да, матур яшь парларның гаилә коруына да, Батырлар ил тоткасы булганга да, өлкән яшьтәге парлар булуы да, халыкның җырлап - биеп, мул, көр яшәвенә дә шатланыштылар.

    Ылгыманың борылып-борылып Иделгә тоташкан урыны элеккеге Идел аръягының болынлыкларына охшаш!
    Сабантуена диеп әзерләнгән шалашлар печән чабучыларның ял итә торган җирен хәтерләтә: үлән исе, кояш нурларын калын печән киртәсе эчкә җибәрми!
    Юкка гына Хәмид Вәлиди колачларын җәеп тирән суларга өндәми. Туган илнең һавасы көч бирә шул җаннарга.
    Менә шундый шалашларда яңгырдан, эсседән сакланганнар да инде безнең ата-бабалар.
    Иделнең аръягында бөтен район авылларының болынлыклары булган бит.
    Якташлар үзләрен туган йортларында дип хис итте. Көләч йөз, сый-хөрмәт, бигрәк тә җылыта күңелләрне!
    Районнан еракта яшәсәләр дә, кунаклар шушы җир балалары.
    Мөбарәкшина Нәсимә Яңа Саладагы үз йортының ишек алдында ачык һава астында музей булдыру белән хыяллана. Ә бер-ике ел элек ул районда мөнәҗәтләр кичәсе оештыруда катнашкан.
    Хәмид Вәлиди чакырганны көтеп тормыйча, туган төбәге турындагы яңа шигырьләрен якташларга җиткерә. Һәр кайтуында ул сапер көрәген калдырмыйча, әле Кама Тамагы урамында, әле Олы Карамал юлы кырыенда үсентеләр утыртып калдыра.
    Рәмиев Зөфәр газеталарда туган төбәк турында очерклар язып, соңрак туган авылы Уразлы турында китап язды. Бүген дә аның планнары югары - ул Олы Карамал турында да материаллар җыя. Олы Карамал Зөфәр өчен мәктәп белән кадерле.
    Ильин Юрий көенече - авылларның сүнүе. Ничек тә булса авыллар тернәкләнсен иде, аларда тормыш кайнап торсын иде, кайтсыннар иде ерактагылар... Шул вакыт Казыево Ключище, Чыршалан, Чурнуш, Җәмәки яңадан карта битләрендә күренерләр иде! Хыял гына түгел, Юрий Александровичның шул юлларның планнары да бар инде.
    Хәмитова Роза тирә як авыллардагы гаиләләренең шәҗәрәләрен үзенең шәхси архивында саклый, ул аларны соңгы 10 ел буена җыеп бара, Бәки, Келәнче, Олы Карамал халкы турында китаплар да чыгара әле. Аның җитәкчелегендә әзерләнгән докладлар Мәскәүдә, Ярославльда, Анапа, Казанда яңгырый. Чыршалан, Бәки, Сөйки, Кариле, Болгаер авыл исемнәре, районда яшәүче Халитовлар, Гришиннар, Орловлар, һәм башкалар, һәм башкалар исемнәре ерак җирләрдә яңгырый.
    Гайнуллина Сүрәйә Америкада яшәсә дә, күңеле аның безнең җирдә, бигрәк тә Олы Карамалда. Олы Карамал мәктәбенең тарихы - аның ата-бабалары биографиясе. Шуңа күрә ул мәктәпкә еш кайта, укучылар белән очраша. Әле күптән түгел май аенда ул Кама Тамагы гимназиясе укучылары алдында чыгыш ясады. Бу турыда "Мәгърифәт" газетасында Роза Мифтахова мәкаләсе басылган иде. Сүрәйә ханым бөтен дөньяга танылсын дип үзе тәрҗемә иткән шигырьләр җыентыгына ("Семь муз над Гудзоном - немного современной татарской поэзии") җиде татар шагыйрьләре арасына Хәмид Вәлидинең Кама Тамагы турында "Гөлбостан иле", "Кайтыйк әле Кама Тамагына" (В стране цветов, "В Камское Устье зову я тебя") да кертеп җибәргән. Бу җыентык Америкада да электрон вариантта дөнья күрде.
    Газета мәкаләсендә күп нәрсә турында язып булмый, бу берничә генә мисал.
    Якташлар онытмыйлар туган төбәкләрен.
    Гарәфиев Зөфәр җитәкләгән район идарәсенең эшлекле, өлгер әгъзаларына барлык кунакка кайткан якташлардан бик зур рәхмәт җиткерәсе килә. Киләсе сабантуйларда да шулай матур, көр тормыш күренсен иде.
    Казандагы якташлар җәмгыяте өгъзалары исеменнән Роза Хәмитова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: