9 октябрь 2012 яңалыклары
-
Көзге сөт
Малларны кышкы абзарларда асрауның икенче ае бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесендә бер сыердан көненә уртача 8,7 кг сөт савалар, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 0,2 кг.га ким. Ленин исемендәге хуҗалыкта әлеге күрсәткеч узган елгыдан 3,7 кг.га артып,...
-
Укулар оештырылды
Узган атнада Казанда Россия Ислам Университетының актлар залында ТР мәчетләре каршындагы курслар мөгаллимнәренең II республика киңәшмәсе булды. ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан икенче ел рәттән уздырылучы әлеге киңәшмә эшендә катнашкан 200 мөгаллим, шулай ук фәнни-педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм руханилар арасында безнең районнан да 3 кеше: район...
-
Газеталарга язылу ункөнлеге
11-21 октябрьдә Бөтенроссия газета-журналларга язылу ункөнлеге үткәрелә. Бу вакытта 2013 елның беренче ярты елына «Идел таңнары» («Волжские зори») газетасына язылу бәясе 237 сум (шул исәптән - элемтә хезмәте бәясе -105 сум 48 тиен, редакция бәясе 131 сум 52 тиен).
-
Тәҗрибә туплау
Соңгы елларда тренер Вил Камалов җитәкчелегендә мәктәп укучылары арасында спортның тагын бер төре - бокс популярлашты. Апас һәм Кама Тамагы районнары җыелма командалары арасында очрашу булды, ул Кама Тамагы урта мәктәбендә үтте. Анда ике яшь категориясендә: 1998-2000 һәм 2001-2004 елда туган 45 спортчы катнашты. Призерлар арасында Марат Низаметдинов, Константин Бастрыгин,...
-
Иминләү полислары
"Ак Барс-Мед" иминләү компаниясе" ООО мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта бердәм үрнәктәге иминләү полислары рәсмиләштерелә, аларны алуга заявка Мәскәүгә җибәрелә. Районда яшәүче, элек Татарстанда түгел, Россия Федерациясендә теркәлгән предприятиеләрдә эшләп, иминләү полислары алган кешеләргә бердәм үрнәктәге полислар алу өчен "Ак Барс-Мед" иминләү компаниясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
Укытучыларны котлыйбыз
1-5 октябрьдә районның гомумбелем бирү учреждениеләрендә «Укытучыңны котла!» республика акциясе үткәрелде. Активистлар район халкына открыткалар тутырырга тәкъдим итте. Котлау язылган открыткалар яраткан укытучылар һәм педагогия хезмәте ветераннарына юлланды. Мәктәпләрнең 114 активисты акцияне әзерләү һәм үткәрүдә катнашты. Укытучыларга котлау язылган 275 открытка җибәрелде.
-
Үсеш стратегиясе
Территорияләрнең киләчәген күрер өчен үсеш стратегиясен финанс яктан ныгыткан төгәл, ачык программа кирәк.
-
Хөрмәтле гражданнар!
Россия Федерациясе ЭЭМ "Югары Ослан" муниципаль районара бүлегенең "Кама Тамагы" полиция бүлекчәсе ТР Дәүләт Советына депутатларны өстәмә сайлау көнендә җәмәгать тәртибен бозып, җинаять һәм хокукка каршы гамәлләр кылырга теләгән кешеләргә аеруча игътибарлы булырга чакыра. Әгәр дә шундый фактларга юлыксагыз, сайлау участогындагы дежурныйга мөрәҗәгать итегез яки 02 телефонына шалтыратыгыз. Шунысын да...
-
Сайлау участокларында янгын куркынычсызлыгы
Эвакуация юлларындагы ишекләр ирекле ачылырга һәм бинадан чыгу юнәлешендә булырга тиеш. Эвакуация ишекләре һәм юлларын (шул исәптән, коридор, тамбур, галерея, баскыч мәйданы, баскыч маршлары, ишекләр, эвакуация люклары) төрле материаллар, әйберләр, җиһазлар, производство калдыклары, чүп-чар һәм башка әйберләр белән тутырырга ярамый. Эвакуация ишекләрен кадаклап кую тыела. Сайлау үткәрү биналары тәрәзәләренә тимер...
-
Хакимият һәм халык мөнәсәбәте
Тәмтедә үткәрелгән соңгы гражданнар җыелышыннан соң өч ай вакыт узган. Авыл җирлеге башлыгы Андрей Степанов шушы вакытка отчет ясады. Җәй уртасыннан октябрь аена кадәр авылда урамнарга таш җәелгән, Ясная Полянага кадәр дамбаны киңәйткәннәр, күперне ремонтлаганнар. Җирлек территориясендә терлекләрнең күзәтүсез йөрүен ачыклау эше алып барыла, сукбай этләр санын киметү буенча эшләр...
-
Укытучы булып туарга кирәк
Узган якшәмбедә район мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган чара җылы һәм дустанә шартларда үтте. Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев белән килгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, шулай ук МР мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров, мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюз оешмалары рәисе Татьяна Гращенкова укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.