Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хакимият һәм халык мөнәсәбәте

Тәмтедә үткәрелгән соңгы гражданнар җыелышыннан соң өч ай вакыт узган. Авыл җирлеге башлыгы Андрей Степанов шушы вакытка отчет ясады. Җәй уртасыннан октябрь аена кадәр авылда урамнарга таш җәелгән, Ясная Полянага кадәр дамбаны киңәйткәннәр, күперне ремонтлаганнар. Җирлек территориясендә терлекләрнең күзәтүсез йөрүен ачыклау эше алып барыла, сукбай этләр санын киметү буенча эшләр...

Тәмтедә үткәрелгән соңгы гражданнар җыелышыннан соң өч ай вакыт узган.
Авыл җирлеге башлыгы Андрей Степанов шушы вакытка отчет ясады. Җәй уртасыннан октябрь аена кадәр авылда урамнарга таш җәелгән, Ясная Полянага кадәр дамбаны киңәйткәннәр, күперне ремонтлаганнар. Җирлек территориясендә терлекләрнең күзәтүсез йөрүен ачыклау эше алып барыла, сукбай этләр санын киметү буенча эшләр башкарылган. Кышка кергәнче юлларны кардан чистарту өчен тракторга ротор насадкасы алу бурычы куелган. Андрей Валерьевич узган кышта үз тракторларында урамнарны кардан чистартуда булышучыларга рәхмәт белдерде. Янгын чыгу куркынычын булдырмау максатларында, торак пункт территориясен коры үләннән чистартырга кирәк. Залдан түбәндәге эчтәлектәге сораулар һәм тәкъдимнәр керде: зиратта өмә үткәрү; гомуми мунчалар бетерелгәнлектән өлкән яшьтәгеләргә юыну урыны юк; кышын бакчадагы җимеш агачлары куяннардан зыян күрә.
АХПның Тәмте бүлекчәсендәге эшләр торышы белән җитәкче Константин Арсенов таныштырды.
Аннан соң җыелыш Осинникида булды. Бүгенге көнгә андагы терлекләр башка бүлекчәгә күчерелгән. Терлекчелектә эшләүче халык эшсез калган, димәк, хезмәт хакы да алмаячаклар. Бүлекчә җитәкчесе терлекчеләрне биналарга каравылчы итеп урнаштырырга вәгъдә бирде. Торак фондын хосусыйлаштыру мәсьәләсе күп кенә сораулар тудыра, еллар буе файдаланылмаган җир участокларына салым түләү өчен уведомление җибәрәләр, җир пайларына милек хокукын рәсмиләштерү буенча да сораулар бар. Әмма авылда яшәүчеләрне борчыган төп мәсьәлә - элеккечә юллар торышы, дөресрәге юлның булмавы. Мәктәпне япканнар һәм көн саен 11 укучыны Тәмтегә китерәләр. Әмма яңгыр яуганда автобус авылга керә алмый. Бу балалар тормышына куркыныч тудыра, яисә алар укырга бармыйча кала. Барлык сорау һәм үтенечләр контрольгә алынды. Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Тәмте һәм Осинникида яшәүчеләргә киләчәктә районда нәрсәләр эшләнәчәге һәм эшләнгән эшләр турында сөйләде. Ул мунча турындагы сорау белән мөрәҗәгать иткән Ольга Калинага бу мәсьәләдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Хәзерге вакытта Варварино, Көрәле һәм ХППга кадәр җәелгән яхшы юл киләчәктә Осинникига да салыначак. Бу мәсьәлә бүген үк хәл ителмәс, әмма районда үзәктән еракта урнашкан авылда яшәүчеләр өчен дә күп эшләнә. Ахырдан Зөфәр Галимуллович алда торган сайлаулар турында искә төшерде.
Куйбышев Затон
Елгачылар бистәсендә гражданнар җыелышында муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев белән бергә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов та катнашты.
Җыелыш Куйбышев Затон штп башкарма комитеты җитәкчесе Елена Сороковнина отчетыннан башланды. Докладта җирлеккә паспорт белешмәсе бирелде, демографик хәл тасвирланды, агымдагы ел башкарма комитетның суүткәргеч төзелеше, торак һәм социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары төзелеше, территорияне төзекләндерү һәм чистарту буенча эшчәнлегенең төп юнәлешләре аталды, башка мәгълүматлар әйтелде.
Полиция участок уполномоченные Рәмис Нәҗмиев районда һәм поселокта оператив хәл, террорлыкка һәм дини экстремизмга, барлык юнәлешләрдә алдалауга каршы тору турында сөйләде. Коммуналь челтәр эше турында предприятие директоры Олег Хахалев мәгълүмат бирде.
Илдар гыйлметдинов үз эше һәм депутатлык корпусы буенча хезмәттәшләре эше, киләчәккә планнар турында сөйләде. Зөфәр Галимуллович чыгышында районда гаилә фермаларын үстерү, торак төзелеше һәм капремонт, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары, юллар, су белән тәэмин итү, торак пунктларны яктырту, эшмәкәрлекне хуплау һәм башка кайбер мәсьәләләрне күтәрде. Ул шулай ук әлегә халыкның инициативасы җитмәвен билгеләп үтте, һәр кеше хокукларын гына түгел, уртак йортыбызны тәртиптә тоту өчен вазыйфаларын да белергә тиешлеген ассызыклады.
Халык Кайпердегә газ һәм су үткәрүгә, юлларны ремонтлауга, үзәк урамнарда ясалма тигезсезлекләр кую, урамнарны яктырту, Камышлыда тротуарлар һәм күпер төзү, мәдәният йорты өчен тавыш көчәйткеч аппаратурасы сатып алу, студентлар һәм башка кайбер катлам халыкка ташламалы йөрүгә кагылучы мәсьәләләрне күтәрде. Алар барысы да контрольгә алынды.
Урта мәктәп һәм РДКда МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында Кама Тамагы штп МБ утырышы булды.
Район үзәгендә яшәүчеләр алдында 9 айда башкарылган эш турында МБ башлыгы урынбасары Нияз Камалиев сөйләде. Ул төзекләндерү, күпфатирлы йортларга капремонт, коммуналь челтәргә ремонт турында мәгълүмат бирде. Аерым алганда, поселокның «Чиста су» республика программасына кертү мәсьәләсен яктыртты, яңа суүткәргеч һәм канализация челтәре салу эшенең күздә тотылуын әйтте. Халык күтәргән мәсьәләләр арасында Кооператив, Ленин урамнарыннан чүп-чарны чыгару, Комаров урамындагы йортлар янында контейнер мәйданчыгы булдыру мәсьәләсе бар иде, шулай ук ветераннар йортларында төзүчеләрдән соң калган кимчелекләрне бетерү һәм якын-тирә территорияне ахырынача төзекләндерү мәсьәләсе ачык булып кала.
Поселокның өлкән яшьтәгеләре район башлыгына үзәк район сырхауханәсенә кадәр бару өчен транспорт бирү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Зөфәр Галимуллович ике автобус сатып алыначак һәм киләчәктә Гагарин урамында тротуар салыначак дип ышандырды.
Халык коммуналь челтәр җитәкчесе Олег Хахалевка күп кенә проблемаларны хәл иткәне өчен рәхмәтен җиткерде.
«Югары Ослан» РФ МВД муниципальара бүлекнең «Кама Тамагы» полиция бүлекчәсе Эдуард Идиятуллин гомумбелем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык турында сөйләде, ә полиция участок уполномоченные Марат Садруллин криминоген хәл турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев