9 февраль 2015 яңалыклары
-
XXIX кышкы спорт уеннары кысаларында волейбол буенча зона этабы үткәрелде
7 февральдә "Акчарлак" спорт комплексында XXIX спорт уеннары кысаларында районда волейбол буенча зона этабы үткәрелде. Зона уеннарында Куйбышев Затон, Кама Тамагы штп, Уразлино, Иске Казиле һәм Тәмте авылы командалары катнашты. Командалар көч сынашып, түбәндәге урыннарны алды: 1 урын -Кама Тамагы, 2 урын -Тәмте, 3 урын- Куйбышев Затон, 4 урын -...
-
Сугыш күрергә язмасын
Быел 90 яшьләре белән барган Һади бабай һәм Зәйтүнә әби Балчыклы авылында яши. Без бирегә районыбызның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлназ Гайнетдинова белән килдек. Үзәк хезмәткәрләре даими рәвештә Бөек Ватан сугышы ветераннарының көнкүрешен, тормышын күзәтеп тора, аларның өйләрендә дә була. "Менә бу Һади абыйларның йорты",-диде Гөлназ Мөнир кызы....
-
Район яшьләре белән очрашу
Павел Лоханов: «Эшләргә һәм үз көчеңә ышанырга кирәк». Узган пәнҗешәмбедә РДКда МР башкарма комитыты вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов район яшьләре белән очрашты. Әлеге чарада "Татарстан Республикасы яшьләре һәм уңышлылары» яңа проекты презентацияләнде. Төбәк иҗтимагый хәрәкәте биш: сәхнә, арт-шәһәр, фән, һөнәр һәм спорт юнәлешләре буенча эшли. Хәрәкәт җитәкчесе Марианна Герасимова проектның...
-
Ашыгыч ярдәм хәбәре
2 февральдән 9 февральгә кадәр ашыгыч ярдәм бүлеге 114 чакыру алган, шуларның 32се - раойн буенча, шулардан 65е - гипертония авырулары,1 - юл һәлакәте, 7се - сырхауханәгә салынды, 1се - Буага кан тамырлары үзәгенә озатылды, Тәмте амбулаториясендә чакырулар юк, Сөйки табиблык амбулаториясенә 8 кеше мөрәҗәгать иткән булса, Олы Кариледә андыйлар...
-
Келәнчедә концерт
7 февральдә Келәнче мәдәният йортында "Тау ягы" фольклор коллективы һәм районның үзешчән сәнгатендә катнашучылары Фәрит Садыйков, Суфия Гобәйдуллина "Күңелле ял итегез" концерт программасы белән чыгыш ясады. Концертны Гөлнара Гарифуллина алып барды. Концертны Келәнче үзешчәне Айгөл Хәсәнова йомгаклады. Тамашачылар күп иде, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Чарадан соң җирлек башлыгы Дамир...
-
Депутат кубогына
7 февральдә Келәнче авылында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына мәктәп командалары арасында алкалы хоккей буенча традицион унберенче турнир үткәрелде. Анда барлыгы җиде команда катнашты. Көн салкын булса да, җанатарлар күп җыелган иде: биредә җитмеш яшьлек аксакаллар да, балачага да. Уеннар ике төркемдә үткәрелде. III урын өчен көрәштә Олы...