Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Депутат кубогына

7 февральдә Келәнче авылында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына мәктәп командалары арасында алкалы хоккей буенча традицион унберенче турнир үткәрелде. Анда барлыгы җиде команда катнашты. Көн салкын булса да, җанатарлар күп җыелган иде: биредә җитмеш яшьлек аксакаллар да, балачага да. Уеннар ике төркемдә үткәрелде. III урын өчен көрәштә Олы...

7 февральдә Келәнче авылында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына мәктәп командалары арасында алкалы хоккей буенча традицион унберенче турнир үткәрелде.

Анда барлыгы җиде команда катнашты. Көн салкын булса да, җанатарлар күп җыелган иде: биредә җитмеш яшьлек аксакаллар да, балачага да. Уеннар ике төркемдә үткәрелде. III урын өчен көрәштә Олы Кариле мәктәбе командасы хуҗалар - келәнчелеләрне отты. Финалда Кама Тамагы һәм Олы Салтык мәктәпләре командалары очрашты. Киеренке көрәштә 2:1 исәбе белән беренче урынны олысалтыклылар яулады. Җиңүчеләргә кубок һәм призны Илдар Ирек улы һәм муниципаль район башкарма комитеты вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов тапшырды. Илдар әфәнде катнашучыларга һәм тамашачыларга яхшы уен һәм көч биреп торулары өчен рәхмәтен, киләсе елда да очрашу теләген җиткерде. Павел Николаевич районда да, Татарстанда да спортның әлеге төренең популяр булуына шат булуын билгеләп үтте. Иң яхшы һөҗүмче Кама Тамагыннан Рудель Агамалиев, иң яхшы сакчылар Олы Кариледән Илнар Идрисов һәм Келәнчедән Илнур Хәбибуллин, иң яхшы капкачы Олы Салтыктан Фаил Фәйзерахманов һәм иң яшь капкачы - Илназ Фәхретдинов да депутат бүләгенә ия булды. Аннары истәлеккә фотга төштеләр. Уен вакытында кайбер уенчылар һәм җанатарлар фикерәләре белән кызыксындым.

Фәнил Гыйлметдинов, 9 сыйныф укучысы, Кама Тамагы командасы:

-Фәнил, ни өчен кәефең юк?

-Овер-таймда оттырганга кәеф төште.

- Спортта төрлесе була, киләсе уенда яхшырак уйнарсыз.

Илназ Фәхретдинов, 7 сыйныф, Келәнче:

Капкачы булып беренче тапкыр гына уйнавым түгел. Киләсе елга да уйнармын дип торам.

Дамир Кадыйров, Келәнче авыл җирлеге башлыгы:

-Һәр елны әлеге турнирны көтеп торабыз. Яше дә, карты да көч биреп торырга килгән. Кичен авыл халкы өчен район үзешчән сәнгать артистлары концерт куйды. Быел безнең команда 4 урынга чыкты, киләчәктә яхшырак уйнарга тырышачакбыз.

Хоккейчылар һәм турнир кунакларын бу көнне райпо һәм "Уют+" ООО хезмәткәрләре сыйлады. Әлегә исә һәркем киләсе уеннарда җиңү өмете белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев