Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район яшьләре белән очрашу

Павел Лоханов: «Эшләргә һәм үз көчеңә ышанырга кирәк». Узган пәнҗешәмбедә РДКда МР башкарма комитыты вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов район яшьләре белән очрашты. Әлеге чарада "Татарстан Республикасы яшьләре һәм уңышлылары» яңа проекты презентацияләнде. Төбәк иҗтимагый хәрәкәте биш: сәхнә, арт-шәһәр, фән, һөнәр һәм спорт юнәлешләре буенча эшли. Хәрәкәт җитәкчесе Марианна Герасимова проектның...

Павел Лоханов: «Эшләргә һәм үз көчеңә ышанырга кирәк».

Узган пәнҗешәмбедә РДКда МР башкарма комитыты вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов район яшьләре белән очрашты. Әлеге чарада "Татарстан Республикасы яшьләре һәм уңышлылары» яңа проекты презентацияләнде. Төбәк иҗтимагый хәрәкәте биш: сәхнә, арт-шәһәр, фән, һөнәр һәм спорт юнәлешләре буенча эшли. Хәрәкәт җитәкчесе Марианна Герасимова проектның барлык юнәлешләре турында җентекләп сөйләде. Совет әгъзасы Ринат Касыймов белән берлектә алар кызыклы видеопрезентация күрсәтте. Марианна Юрьевна проект конкурсларында катнашуга заявка рәсмиләштерү турында сөйләде һәм районда 20 февральдән 20 мартка кадәр кандидатлар сайларга тәгъдим итте. Кызыксынган кешеләр тулы мәгълүматны төбәк хәрәктенә http://molodye.uspeshnye.ru сайтында карый ала. Биредә үк Павел николаевич инициативасы белән «Вконтакте» сайтында МР башкарма комитет битен булдырырга хәл ителде, анда яшьләр үз проблемаларын тикшереп тәкъдимнәрен кертә ала. Яшьләр арасында Антон Хәкимов актив позиция күрсәтте. яшьләрнең кайбер проблемаларын- эш урыннары булмау, ялның начар оештырылуын нәкъ менә ул әйтте. Ул боларны кинофильмнар күрсәтүне кире кайтару, заманча дискотекалар оештырудан башлауны тәкъдим итте. Марианна Герасимова алар проекты кысаларында ди-джей өйрәтергә мөмкин булуын билгеләп үтте. «Вконтакту» битләрендә якындагы форумда Павел Николаевич яшьләр карарга теләгән фильмнар исемлеген төзергә тәкъдим итте. Яшьләрне РДКга җәлеп итү чарасы буларак, биредә якындагы вакытта WI-FI зонасы булдырылачак. Ул мәдәният йорты каршындагы мәйданны үз эченә алачак. Җәй көне биредә эскәмияләр куелачак һәм теләге булган һәркем интернеттан түләүсез файдалана, берьюлы мәдәният бүлегенең төрле яңа проектларында катнаша алачак. Яхшы башлангыч- яшьләрнең ирекле "Ключ" хәрәкәтен дә искә алдылар. Биредә ике елда шактый гына акцияләр һәм чаралар оештырылган иде. Әмма волонтерлар лидеры Светлана Кирилова мәкктәпне тәмамлап Казанга укырга киткәч, яшьләр хәрәкәтенең активлыгы кимеде. Сөйки, Кама Тамагы һәм Тәмте волонтерлары эшләүдән туктамады, әмма берләшмәләр арасында хәзер элемтә юк. Бүген волонтерлар яңа актив лидер эзли. Яшьләр Кама Тамагындагы стадионның начар хәлдә булуын да билгеләп үтте. Павел Лоханов яңа стадион төзелеше мәсьәләсенең якындагы вакытта хәл ителәчәген вәгъдә итте. Контакттагы бит аша актив аралашу карары очрашуның йомгагы булды. Павел Николаевич үзе дә яшьләр белән аралашачак. Район җитәкчелеге генә түгел, яшьләр үзләре дә кызыклырак итү турында уйланыр, яшь буынның да үз проблемаларын хәл итүдә читтә калмаулары өчен район яшьләре белән очрашуны даими үткәрергә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев