Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш күрергә язмасын

Быел 90 яшьләре белән барган Һади бабай һәм Зәйтүнә әби Балчыклы авылында яши. Без бирегә районыбызның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлназ Гайнетдинова белән килдек. Үзәк хезмәткәрләре даими рәвештә Бөек Ватан сугышы ветераннарының көнкүрешен, тормышын күзәтеп тора, аларның өйләрендә дә була. "Менә бу Һади абыйларның йорты",-диде Гөлназ Мөнир кызы....

Быел 90 яшьләре белән барган Һади бабай һәм Зәйтүнә әби Балчыклы авылында яши.

Без бирегә районыбызның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлназ Гайнетдинова белән килдек. Үзәк хезмәткәрләре даими рәвештә Бөек Ватан сугышы ветераннарының көнкүрешен, тормышын күзәтеп тора, аларның өйләрендә дә була. "Менә бу Һади абыйларның йорты",-диде Гөлназ Мөнир кызы. Капка төпләре соңгы бураннардан соң тип-тигез итеп кардан чистартылган, йортлары бик зур, җитешле. Боларны күргәч, "Монда чын мәгънәсендә булдыклы кешеләр яши торгандыр",-дигән уй килде. "Әйдәгез, түргә узыгыз",-дип елмаеп каршы алды безне Фәния апа, ул үзе белән "Мин иң олы бала бу гаиләдә",-дип таныштырды. Казаннан өлкән яшьтәге әти-әнисен тәрбияләргә дип еш кайта икән Фәния апа, ул үзе дә пенсиядә. "Әти белән әни унынчыбыз Фәнис белән яши". Фәнис бу арада әнисенә йомшак кәнәфигә утырырга булышты, әтисенә орден-медальләре тагылган пиджәген кидертте.

"Әни, син дә медалеңне так әле",-дип эндәште Фәния апа. "Герой ана" медален таккач, Зәйтүнә апа тагын да ачылып китте. Олы, бер дә җиңел булмаган тормыш юлы үткән әлеге пар бездә соклану хисләре уятты. Бер-берсенә булган җылы хисләре, ихтирамнары бер дә сүрелмәгән аларның. "Һади абыегыз белән 1948 елда өйләнештек, 1950 елда Фәниябез туды. Каюм, Мөнирә, Асия, Фәнис, Әнәс, Дамир, Гүзәл, Рамил, игезәкләребез Рәшит белән Рәшидәбез дә бар",-дип санап китте йөрәк җимешләрен ана. 11 баланы аякка бастырган, кеше иткән бу гаилә. "Укыта бардым, җибәрә бардым, балаларыбыз да эшчән, сабыр булдылар. Яшь чакта кызым бик өлгер идем, сугыш елларында да кая кушсалар ,шунда йөгердем. Бездән кунак, күрше-күлән өзелмәде, Тарловкадан (бу урыс авылы хәзер юкка чыккан) да "Зоя" дип миңа килә иделәр",-ди Зәйтүнә апа. Аш-суга да уңган була ул, колхозда механизаторларны да ашата, 12 ел КБОда (халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында) эшли. Өч сыер асраган беренче хуҗалык та була алар авылда. "Бергә тарттык тормышны. Һади абыегыз атаклы тимерче иде. 43 ел тимер кыйнады",-дип янында тыйнак кына утырган иренә ишарәләде әңгәмәдәшебез. Әйе, үзенең хезмәте белән авылдашларының хөрмәтен яулаган ул.

"Һади абыйның әтисе Гайнетдин бабай да тимерче иде, нәселдән килде аңа бу һөнәр. Комбайн, трактор ватылмый тормый, җаваплы карый иде үз эшенә, авыл халкы гозеренә дә каршы килмәде. Менә шундый кирәкле кеше булды, ул"-дип аның турында үз фикерләре белән уртаклашты авылдашы Мөнир Гайнетдинов. Бөек Ватан сугышы башлангач 18 яшьлек егет Һади Ватанын фашист илбасарларыннан азат итәргә дигән изге максат белән туган авылыннан чыгып китә. Беренче Украина фронтында артиллериягә каршы полкта намусы кушканча батырларча көрәшә, дошман танкларын утка тота. 1944 елның 19 августында Львов шәһәре янында снаряд кыйпылчыгы уң кулы ягыннан, култык астыннан күкрәгенә үтеп керә. Кече сержант Зәйнуллин 7 ай Донбасста госпитальдә ята. Аягы да яралы була Һадинең. "Сугышларны яшь буынга күрергә язмасын, балалар тынычлыкта үссеннәр иде"-дип тели 11 бала атасы Һади бабай. Балалары, оныклары кайтып йөри төп нигезгә. Каюм гына хәзер исән түгел, ул газчы булып эшләгән, эшендә вертолет белән авариягә эләгеп һәлак булган. "Балаларыбызга бик рәхмәтле без. Алар карамагында картлыгыбызны үткәрәбез. Пенсияләребез дә килеп тора",-ди бер дә зарлана белмәс, тормышны ничек бар шулай кабул иткән, аңардан ямь табып яшәгән Зәйтүнә апа. Ходай биргән озын гомернең, бәхетле тигез картлыкның да сере шунда, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев