6 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Тарихны онытмаска иде
(Дәвамы) Тагын бер шундый гадел суд турында язам. Бер яшүсмер егет тракторлар заправкасы булган җирдә, чиләк төбендә керосин калганын күрә. Менә моны алып кайта алсаң, чын хәзинә. Аны түтеккә салып, кичләрен кыш буе яктыда утырып була. Ул тиз генә чиләкне алып өенә йөгерә. Өйдә шешәләр табып, биш ярты литрлыга тутырып,...
-
Бәйрәм концерты
2 ноябрьдә район мәдәният йортында халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты булды. "Рафаэлло" бию коллективы, Александр Шалаев, Марат Хәбибуллин чыгышлары залда утыручы тамашачыларны ваемсыз калдырмады. Кама Тамагы балалар музыка мәктәбе укучылары чыгышы да истә калырлык булды.
-
Интернет - озак яшәү
«Өченче яшь университеты» кысаларында районда россия пенсионерлар союзы рәисе Фәүзия Иванова инициативасы белән Кама Тамагы һәм Апас районнарында ПФР идарәсе катнашында 2 ноябрьдә «Интернет- озак яшәү» программасы старт алды. СПР әгъзаларының пенсионерларны тагын компьютер грамотасы нигезләренә өйрәнү мөмкинлеге барлыкка килде. Теләге булган һәркем пенсионерлар союзында әлеге проектта катнаша ала.
-
Терлекчеләр ничек эшли?
Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә терлекләрне кышкы абзарларда асрауның өченче ае бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, «олы Кариле» ААҖда кичәге көнгә бер сыердан көнгә уртача 8,7 кг сөт савып алганнар, «Кама Тамагы» АХПда 8,5 кг, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 0,3 кг.га артык....
-
Язга әзерләнәбез
Районның барлык авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә техниканы һәм авыл хуҗалы машиналарын киләсе елгы кыр эшләренә әзерләү эше алып барыла. Тулаем район буенча СЗ-3,6, СЗП-3,6, СЗТ-3,6 маркалы 97 чәчкеч ремонтлыйсы бар. Моннан тыш, КПС-4 маркалы 79 культиватор, 2599 тырманы төзәтәсе була. Кичәге көнгә 39 чәчкеч, 47 культиватор һәм 1452 тырма төзәтелгән. Бу...
-
Подписка - 2012
Кама Тамагы почтамты мәгълүматларына караганда, район үзәгендә "Идел таңнары" ("Волжские зори") газетасына 157, Куйбышев Затонда - 99, Тенештә - 64 һәм Тәмтедә 75 кеше яздырган. Иске Барыш һәм Красновидово почта элемтәсе бүлекчәсендә өчәр экземпляр гына яздырганнар. Вакытлы басмаларга язылуда иң яхшы күрсәткечләр түбәндәге бүлекчәләрдә: Каратал- 75%, Уразлино - 42%, Варварино...
-
Комиссия утырышы
30 октябрьдә балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлек һәм хокук тәртибен бозуларны кисәтү учреждениеләре һәм органнары вәкилләре, район прокуратурасы катнашында балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Балигъ булмаганнарның җинаятен һәм хокук тәртибен бозуларны кисәтү, монда белем бирү һәм социаль яклау учреждениеләре катнашы дәрәҗәсе мәсьәләсе белән беррәттән ата-аналар...
-
Ана капиталы арта
«Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы Федераль законны гамәлгә ашыру максатында Кама Тамагы һәм Апас районнарында пенсия фонды идарәсе 500 сертификат тапшырды. 255 гаилә ана (гаилә) капиталыннан файдаланды. Ана (гаилә) капиталы күләме ел саен индексацияләнә. «2012 елга һәм 2014-2015 елгы план чорына федераль бюджет турында»гы Федераль закон нигезендә...
-
Алтын юбилярлар
30 октябрьдә Сөйки авылында үзләренең алтын юбилейларын билгеләп үткән Раиса Андреевна һәм Владимир Александрович Ларионовларны хөрмәтләделәр. Юбилярлар традиция буенча юбилярларның "Алтын китабы"на имза салды һәм "Алтын никахны теркәү турында таныклык" алды. Раиса Андреевна һәм Владимир Александрович үзләренең туган авылларына һәм совхозга багышлаган. Раиса Андреевна сыер савучы булып эшли һәм район...
-
Көз бәйрәме
27 октябрьдә Куйбышев Затон штп кадет-мәктәп интернаты укучыларын Затон урта мәктәп укучылары көз бәйрәменә чакырды. "Кадетское братство" (хәзер аларның группасы шулай атала) вокаль-инструменталь төркеме Ю.Шевчук репертуарындагы "Осень" җырын башкарып, укучыларны көз бәйрәме белән котлады. Өлкән сыйныф укучыларының көчле алкышлары кадетлар өчен рәхмәт булып яңгырады. Егетләрнең бу беренче чыгышлары һәм киләчәктә...
-
Чираттагы ял турында берничә сүз
РФ Хезмәт кодексы нигезендә барлык хезмәткәрләргә эшләгәннең һәр елы өчен 28 календарь көн күләмендә чираттагы түләүле ял бирелергә тиеш. Эшләүчеләрнең кайбер категориясе өчен өстәмә ял да каралган. Ел саен бирелә торган түләүле чираттагы ял алуга хокук бирүче хезмәт стажына хезмәткәрнең эш урыны (вазыйфасы) сакланган вакыт, шул исәптән, ял һәм бәйрәм...
-
Лидерга лаек нәтиҗә
«Кама Тамагы» АХПсының Варварино бүлекчәсе сыер савучысы Татьяна Новикованың сөт савып алу буенча тотрыклы югары күрсәткечләре аңа озак вакыт район алдынгылары өчлегендә булырга ярдәм итә. 9 ай йомгаклары күрсәткәнчә, сөт савып алу бер сыерга 5410 кг тәшкил итә. Бу - район буенча икенче күрсәткеч. сыер савучылар исемлегендә беренче урында торучы...