Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лидерга лаек нәтиҗә

«Кама Тамагы» АХПсының Варварино бүлекчәсе сыер савучысы Татьяна Новикованың сөт савып алу буенча тотрыклы югары күрсәткечләре аңа озак вакыт район алдынгылары өчлегендә булырга ярдәм итә. 9 ай йомгаклары күрсәткәнчә, сөт савып алу бер сыерга 5410 кг тәшкил итә. Бу - район буенча икенче күрсәткеч. сыер савучылар исемлегендә беренче урында торучы...

«Кама Тамагы» АХПсының Варварино бүлекчәсе сыер савучысы Татьяна Новикованың сөт савып алу буенча тотрыклы югары күрсәткечләре аңа озак вакыт район алдынгылары өчлегендә булырга ярдәм итә.
9 ай йомгаклары күрсәткәнчә, сөт савып алу бер сыерга 5410 кг тәшкил итә. Бу - район буенча икенче күрсәткеч. сыер савучылар исемлегендә беренче урында торучы Ф. Хәйруллина һәм агымдагы елның беренче кварталында иң яхшы күрсәткечкә ирешкән Лилия Садриева турында без язып чыккан идек инде. Варварино сөтчелек фермасының машина белән сөт саву операторларының барысының да сөт савып алуда югары күрсәткечләрен билгеләп үтәсе килә. Болар - Татьяна Королева (4920 кг), Татьяна Оленичева (5373 кг - район буенча өченче күрсәткеч), Валентина Найденова (4929 кг). Әлеге дус һәм бердәм коллектив күп еллар инде бергә эшли.
- Без кайгыда да, шатлыкта да бер-беребезгә сүз белән дә, эш белән дә ярдәмләшеп яшибез, - ди Татьяна Геннадьевна. Татьяна Новикова Варварино авылында туып-үскән һәм туган хуҗалыгында 20 ел эшли. Ул үз вакытында алдынгы сыер савучы Анна Сальникова кызы.
Сөт савып алуда югары күрсәткечләргә ирешүенең төп сәбәбе, Татьяна Геннадьевна әйтүенчә, малларга югары сыйфатлы азык, сан ягыннан тулы кыйммәтле рацион, савым көтүен яңарту.
Бүген Татьяна Геннадьевна төркемендә 25 баш сыер бар. «Элек, - ди сыер савучы,- азрак иде, хәзер минем төркемдәге сыерларның күпчелегендә тотрыклы савым». Варварино сөтчелек фермасында сөт савып алу буенча югары күрсәткеч ферма мөдире Миләүшә Җәләлова җитәкчелегендәге терлекчеләр коллективының озак вакыт бергә тырышып эшләве нәтиҗәсе.
Сабыр, шат күңелле, кунакчыл, эштән кул буыннары кабарган гади рус хатыны - бу иртә таңнан торып, тулы көченә эшләргә һәм үзенең авыр хезмәтен норма, мөһим һәм кирәк дип санаган, шуңа гомеренең күпчелеген багышлаган районның алдынгы сыер савучыларының берсенең портреты. Димәк, аның тырышлыгы бушка китмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев