Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чираттагы ял турында берничә сүз

РФ Хезмәт кодексы нигезендә барлык хезмәткәрләргә эшләгәннең һәр елы өчен 28 календарь көн күләмендә чираттагы түләүле ял бирелергә тиеш. Эшләүчеләрнең кайбер категориясе өчен өстәмә ял да каралган. Ел саен бирелә торган түләүле чираттагы ял алуга хокук бирүче хезмәт стажына хезмәткәрнең эш урыны (вазыйфасы) сакланган вакыт, шул исәптән, ял һәм бәйрәм...

РФ Хезмәт кодексы нигезендә барлык хезмәткәрләргә эшләгәннең һәр елы өчен 28 календарь көн күләмендә чираттагы түләүле ял бирелергә тиеш. Эшләүчеләрнең кайбер категориясе өчен өстәмә ял да каралган. Ел саен бирелә торган түләүле чираттагы ял алуга хокук бирүче хезмәт стажына хезмәткәрнең эш урыны (вазыйфасы) сакланган вакыт, шул исәптән, ял һәм бәйрәм көннәре, чираттагы ял көннәре, больничный һәм башкалар кертелә. Хезмәт кодексының 124 маддәсе нигезендә ике ел рәттән түләүле чираттагы ял бирмәү тыела.
Аңлатманы район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров бирә:
-Түләүле ял хезмәткәргә башлангыч профсоюз оешмасының сайланма органы фикерен исәпкә алып, эш бирүче раслаган график нигезендә календарь елы башланганчы ике атнадан да соңга калмыйча ел саен бирелергә тиеш.
Чираттагы ял графигы эш бирүче өчен дә, хезмәткәр өчен дә мәҗбүри. Чираттагы ялы башлану вакыты турында хезмәткәргә ул башланганчы ике атнадан да соңга калмыйча имзасын куйдырып хәбәр ителергә тиеш. Эшләвенең беренче елы өчен чираттагы ялын куллану хокукы хезмәткәргә өзлексез эшенең 6 ае үткәннән соң бирелә. Яклар килешүе буенча хезмәткәргә түләүле ял 6 ай үткәннән соң да бирелергә мөмкин. Икенче һәм аннан соңгы еллар эшләгән өчен ял әлеге эш бирүчедә билгеләнгән еллык түләүле яллар чираты нигезендә эш елының теләсә-кайсы вакытында бирелергә мөмкин. Чираттагы ял өчен акча өч көннән дә соңга калмыйча түләнә (Россия Федерациясенең хезмәт кодексының 122, 123, 136 маддәләре).
Хезмәт законының югарыда телгә алынган положениеләрен бозган өчен гамәлдәге закон нигезендә урындагы затларга материаль, дисциплинар, административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Аерым алганда, Россия Федерациясенең административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексының 5.27 маддәсе хезмәт законын бозган өчен урындагы затларга штраф сыйфатында административ җаваплылык һәм 3 елга кадәр дисквалификация каралган. Россия Федерациясе хезмәт кодексының 236 маддәсендә хезмәткәргә тиешле чираттагы ялга түләвен тоткарлаган өчен эш бирүчегә материаль җаваплылык каралган. Эш бирүче тарафыннан ялга түләүнең вакытын бозган өчен эш бирүче аны фактта исәпләнгән көнгә билгеләнгән түләү вакытыннан соң килгән көннән башлап тоткарланган һәр көн өчен түләнмәгән суммага бу вакытка Россия Үзәк банкының гамәлдә булган рефенанслау ставкасыннан өчйөздән бер күләмендә процентлар (акчалата компенсация) түләп, исәп-хисап ясарга тиеш. Югарыда телгә алынган акчалата компенсация түләүнең мәҗбүрилеге эш бирүченең гаебе булу булмауга карамастан барлыкка килә. Эш бирүче тарафыннан югарыда телгә алынган бозуларга юл куелган очракта хезмәткәрләр дәүләт хезмәт инспекциясенә яки район прокуратурасына гаепле затларга карата тиешле чаралар күрүне таләп итеп мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев