Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тарихны онытмаска иде

(Дәвамы) Тагын бер шундый гадел суд турында язам. Бер яшүсмер егет тракторлар заправкасы булган җирдә, чиләк төбендә керосин калганын күрә. Менә моны алып кайта алсаң, чын хәзинә. Аны түтеккә салып, кичләрен кыш буе яктыда утырып була. Ул тиз генә чиләкне алып өенә йөгерә. Өйдә шешәләр табып, биш ярты литрлыга тутырып,...

(Дәвамы)
Тагын бер шундый гадел суд турында язам. Бер яшүсмер егет тракторлар заправкасы булган җирдә, чиләк төбендә керосин калганын күрә. Менә моны алып кайта алсаң, чын хәзинә. Аны түтеккә салып, кичләрен кыш буе яктыда утырып була. Ул тиз генә чиләкне алып өенә йөгерә. Өйдә шешәләр табып, биш ярты литрлыга тутырып, кәгазьдән бөкеләр ясап, чоланга чатка тезеп, чиләкне илтәргә йөгерә. Чиләкне илтеп куйгач, тыныч күңел белән су коенырга елгага төшеп, озак кына су коенганнан соң, өенә кайтып китә. Өйгә кайтып кергәндә анда тентү кергән була инде. Ул вакытта өйгә тентү керү бик куркыныч иде, чөнки өйдән нинди генә шикле әйбер чыкса да, аның хуҗасы иректән мәхрүм ителеп, бик күп еллар белән түләве мөмкин.
Шуның өчен авылның куштаннары: "Өеңә тентү кертәм",- дип янаулары бик тә куркыныч сүз булып ишетелә иде.
Тентү кергән өйдә шушы шешәләрдән башка бернинди шикле әйбер табылмаган. Бу яшүсмер егетне шешәләрен күтәртеп кәнсәләргә алып китәләр. Икенче көнне НКВД хезмәткәре аны арбасына утыртып авылдан алып чыгып китте һәм гадел суд карамагына тапшырды. Суд аны МТС тракторларының ягулыгына кул сузганы өчен биш елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Һәр ярты литр керосинга бер ел, ике ярым литрга - биш ел. Шул кирәк аңарга, бөтен авыл чыра яктысында ашаганда, ул кичләрен коптилка яндырып кыш буе яктыда утырырга теләгән. Әйе, без үсә төштекме, төплеләнә башладыкмы? Яз көне бездән караван ясап заготзернодан чәчүлек ташу кемнеңдер уена килгән. Колхозлардан ашлыкны көз көне элеваторларга күбрәген ташып бетерәләр иде. Иртә яздан ук кире ташыйлар, чөнки чәчүгә кирәк. Тарту көчләре кыр эшләрендә. Монда бер юл кала, яшүсмерләрдән караван төзү. Ике яшүсмергә бер "уф алла" арба. Тол хатыннарга һәм олы кызларга үзләренә бер арба. Бу караван 10-16 арбадан тора иде һәм арбада 70 килограммлы капчык. Ә арттан үгезләр белән олырак яшүсмерләр сөйрәлә. Без бөтенебез бер караван булып кайтабыз. Элеватор 20 километр. Шуның өчен кояш чыкканчы ук чыгып китәргә кирәк, бөтен әйләнеп кайту 40 километр. Обедка туктау урыны су буенда. Караван башлыклары караваннан ясак җыя башлый, һәрбер капчыктан бер куш уч бодай җыеп бетергәч, олы чиләккә салып озаграк кайнаталар һәм тоз да салалар. Без бала-чагалар утка ягу өчен нинди яна торган әйбер бар, шуны җыябыз. Менә кайнап торган бодайның суын түгеп, олы калайларга бушаталар. Ул кызган калайларда шарт-шарт ата башлый. Менә монда инде осталык кирәк, яндырмый куырып алырга. Моны караванның башлыгы булган олыгайган кыз оста башкара иде. Безгә үзебезгә тиешле порцияләребезне таратып чыктылар. Менә монда инде туйганчы ашыйсың. Ашый-ашый кайтырга кесәгә дә саласың әле. Караван кузгалу вакыты җитте, алдагылардан хәбәр килде. Без акрын гына атлыйбыз, ярыйсы ук арылган. Кайтып җиткәндә кояш баер вакыт җитә иде инде. Безнең товарларны кабул итеп алганчы караңгы төшә башлый. Иртәгә ял. Без көн аралаш бара идек, чәчү беткәнчегә кадәр йөрибез. Бармасак чәчү өзелә һәм бик озакка сузыла иде. Болай озак чәчкәч икмәк булуын булмый инде, ләкин план тулмый дип чәчүләр дә була иде.
(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев