Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комиссия утырышы

30 октябрьдә балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлек һәм хокук тәртибен бозуларны кисәтү учреждениеләре һәм органнары вәкилләре, район прокуратурасы катнашында балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Балигъ булмаганнарның җинаятен һәм хокук тәртибен бозуларны кисәтү, монда белем бирү һәм социаль яклау учреждениеләре катнашы дәрәҗәсе мәсьәләсе белән беррәттән ата-аналар...

30 октябрьдә балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлек һәм хокук тәртибен бозуларны кисәтү учреждениеләре һәм органнары вәкилләре, район прокуратурасы катнашында балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Балигъ булмаганнарның җинаятен һәм хокук тәртибен бозуларны кисәтү, монда белем бирү һәм социаль яклау учреждениеләре катнашы дәрәҗәсе мәсьәләсе белән беррәттән ата-аналар тарафыннан үзләренең балигъ булмаган балаларын тәрбияләү һәм карау вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ хокук тәртибен бозулар турындагы эшләр дә тикшерелде. Кагыйдә буларак, комиссия каршында шөгыльсез һәм спиртлы эчемлекләр кулланучы затларга да җавап тотарга туры килде.

Тикшерелгән 15 эшнең икенче өлеше балигъ булмаганнар тарафыннан төнге сәгать 11дән иртәнге сәгать 6га кадәр ата-аналарыннан башка урамда йөрүне тыйган республика законын бозуларына кагылды.

Үткәрелгән кисәтү чараларына һәм комиссия тарафыннан ата-аналарга карата тиешле чаралар күрелүгә карамастан, комиссия әгъзаларын әлеге хокук тәртибен бозуларның артуы борчый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев