9 февраль 2012 яңалыклары
-
Ветераннар советы пленумы
Бүген район ветераннар советы пленумы булды. Пленум эшендә республика ветераннар советы вәкилләре катнашты. Көн тәртибендә - совет эшенә йомгак, агымдагы мәсьәләләрне тикшерү.
-
Финалда – алты команда
Бүген Бөгелмәдә 1997-1998 елларда туган егетләр арасында мини-футбол буенча финал уеннары үткәрелә. Кама Тамагы урта мәктәбенең тренер Ришад Хананов җитәкчелегендәге спортчылары да республика беренчелегенең финал уеннарында катнашу хокукы алды. Алар Татарстанның 69 мәктәбе футболчылары катнашкан алдагы уеннарда уңышлы чыгыш ясады. Финалда иң яхшы алты команда катнаша. Җиңүчеләр Бөтенроссия турнирына барачак.
-
Хоккейчыларыбыз призер
Тәтештә 1995-1996 елларда туган егетләр арасында II кышкы спартакиада кысаларында алкалы хоккей ярышлары үткәрелде. Районыбыз командасы анда III урынны алды. Район данын тренер Радислав Хәбибуллов җитәкчелегендәге Затон мәктәбе, кадет мәктәп-интернаты һәм ПУ-72 укучылары составындагы җыелма команда яклады.
-
Элемтәчеләр отчет бирде
7 февральдә 2011 елгы эш йомгаклары буенча РУПС һәм РУЭС бинасында җыелыш үткәрелде, аның эшендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Газинур Габидуллин катнашты.
-
Россиядә тарих елы
Галина Балагурова газета укучыларга үзенең иҗаты белән яхшы таныш. Ул биш бала анасы, өй эшләрен һәм мәктәп китапханәсендә генә эшләп калмыйча, туган авылы турында матур шигырьләр дә яза. Хәзерге вакытта Галина Вячеславовна авыл тарихы турында материаллар, Тәмте турындагы китап өчен фотодокументлар җыя. Ул үз эшен Россия тарихы елына багышлаган, чөнки...
-
Түгәрәк өстәл
7 февральдә авылара үзәк китапханә хезмәткәрләре Кама Тамагы урта мәктәбе базасында 11 сыйныф укучылары белән «Яшьләр һәм сайлау» темасына түгәрәк өстәл үткәрде.
-
Кагыйдәләрне белмәсәң
Узган сишәмбедә Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия утырышы булды, анда дүрт административ эш тикшерелде.
-
Февраль сөте
Район терлекчеләре һава капризларына карамастан, көн саен терлекләрне быелгы кышкы асрау шартларында продукция алуларын дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән оператив мәгълүматларга караганда, бер сыердан уртача көнлек сөт савып алу буенча Ленин исемендәге хуҗалык сыер савучылары алда бара. Алар бер сыердан көненә 10,2 килограмм сөт савып ала,...
-
Батырлык айлыгы
Айлык кысаларында туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре районның гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары белән очрашты. Музейда Сталинград янындагы сугышларга багышланган яңа күргәзмә оештырылган. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары биргән архив материаллары куелган. Укучылар белән очрашуга сугышта катнашучыларның балалары килә, алар әти-әниләренең данлыклы, ә кайвакыт фаҗигале сугыш һәм хезмәт юлы турында сөйли.
-
Ветеринарларга бүләк
Узган сишәмбедә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика районнары ветеринария хезмәтләренә яңа машина ачкычлары тапшырылды. Безнең район да ГАЗ-53 машинасы базасында дезинфекция җайланмасы алды. Ачкычлар тантаналы шартларда тапшырылды. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Владимир Россиев әлеге бүләкне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан алды.
-
Дин әһелләре белән очрашу
Узган сишәмбедә МР хакимиятенең киңәшмә залында ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз район имамнары белән очрашты. Әүвәл МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев имамнар белән террорлыкка каршы куркынычсызлык хакында сөйләште.
-
Тагын бер адым
Гипс эшкәртү буенча илдә иң зур җитештерү объектларының берсе булган "Фоника Гипс" ООО тарихын белмәүчеләргә төзелеш мәйданчыгын күргәннән соң 3 ел элек биредә сөрү җире булганлыгын һәм авыл хезмәтчәннәренең биредә игенчелек белән шөгыльләнүләрен күз алдына китерүе дә авыр.